Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мияш күлендә Каз өмәсе үтте

Нинди җыр-моң, күңел ачу, нишләп әбиләр казларны көянтәләргә элеп суга баралар дисезме?

11 нче сентябрь көнне Түбән Тәкермән, Түбән Юшады, Тулбай, Тауасты Байлар, Исәнгол мәдәният хезмәткәрләре һәм өлкән буын вәкилләре, “Ядкарь» фольклор коллективы, Тауасты Байлар авылы социаль хезмәткәрләре һәм китапханә мөдире, районыбызның мәдәният бүлеге эшчәннәре КФХ Казаков “Мияш” белән берләшеп Каз өмәсен үткәрделәр.

Гармун көйләре, халкыбызның моңлы җырлары, дога кылып каз чистарту, көлешү һәм уйнашу “Каз өмәсе” өчен гадәти. Битләре алсуланган әбиләр, яшь кызлар кебек, армый-талмый каз чистарта, барысы да шундый матур, шундый чиста!

Бәлки укучыларыбызның “ник шулай иртә?” дигән сораулары тугандыр. Бу бит әле кар төшкәч кенә үткәрелә торган бәйрәм түгелме соң? Бу һәм күпме каз булганын, бу чараны үткәрергә тулы күрсәтмәне, татар гореф-гадәтләренең әһәмияте турында мәгълүматны газетабазның алдагы санында эзләгез.

Күбрәк фотомизгелләр безнең сайтның фотогалереясында, ә видео - безнең YouTube каналыбызда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев