Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәлкәндә санаторий барлыкка килергә мөмкин, Воровский бистәсе халкы юл сорый

Бүген авыл җыеннары Мәлкән һәм Воровский җирлекләрендә үтте. Очрашуларда район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев җитәкчелегендәге район күләмендәге әһәмияткә ия булган оешма җитәкчеләре катнашты.

Җыен тыныч, эшлекле шартларда үтте. Мәлкәндә бизнесның экологиядән өстен була алмавы хакында бик җитди әйтелде. Кешенең урамга чыгарып чүп түгүен тыябыз икән,кеше организмына зыян китерүче химикатлар белән эшләүче оешмаларга таләпне тагын да ныграк куярга тиешбез. Август агрофирмасы вәкиле авылның иң зур вакәләткә ия булган җыенда әйтелгән таләпне ишетер дип өметләнә авылда яшәүчеләр. Бу хакта Хуҗәмәттә үткән җыенда да Кама Беконы вәкилләренә әйтелде. Куәтле инвестор хәле беткәненең җирләрен генә ала. Очрашуда аңлашылганча, терлекчелек комплексы һәм андагы маллар инвесторларга кирәк түгел. Моңарчы буш булган мәктәпнең икенче катына, Мәлкәндә тамыр җәйгән Фоат Комаровка өмет баглап, санаторий яки профилактика ачарга теләсәләр, комплксны таратмас өчен хуҗалар эзләргә кирәк. Ни генә сөйләсәң дә Илдар Гыймадиев комплексны төзекләндерү буенча шактый акча кертте.
Воровскийда Юдиннар хакимлек итүеннән халык канәгать.

Бистә халкы юлсызлыктан интегүен җиткерде. Алексей Юдин барлык мәдәни чараларда булуын әйтеп, канәгать калуын әйтеп, халык хорына концерт костюмнарыбүләк итәргә вәгъдә бирде.
Әлеге җирлектәге күтәрелгән проблемалар хакында тулырак район газетасы битләреннән укырсыз.
Газета -кәгазь генә түгел, без аның битләрендә район тормышы турында гадел итеп сөйләргә омтылабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X