Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мөслим районының бер фермер хуҗалыгында да кош гриппы табылган

Карга, чыпчык, күгәрчен Ишек алларына очып килмәсен...

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ").
Ул хуҗалыкка кайдан килеп хәзер ачыклау бара. Мөслим районы белән безнең чикләр шактый зур икәнен һәркем беләдер.
Бүген Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры гриппның һәм шуңа бәйле төстә башка кара балә булып ишелеп төшмәсен өчен каз-үрдәкләрне сую башлау җаен карарга тәкъдим итте. Бу хәл безнең район өчен дә бик актуаль. Чөнки казлар саны гына да егерме меңгә якын. Хәзер яшь малны кулдан алу булмас инде. Шуңа җәй буе үстергән кош-кортны саклау өчен аларны кыргый кошлар белән контактын булдырмау. Ризык эзләп ишек алларына төшәргә җыенган карганы да, күгәрченне дә башка килмәслек итеп куып җибәрергә кирәк.
Артур Гафаров, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе:
- Без хәзер тикшерүләрне олы юлларда гына түгел, кош-корт асраган фермерларны да, шәхси хуҗалыкларны җентекләп тикшерәчәкбез. Үзләре дә барлык таләпләрне дә, кырыс дип карамыйча, үтәсеннәр иде. Дистә, йөз меңнәр югалту пандемия заманында гаилә бюджетына нык сугачак бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев