Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Хәрби хәрәкәтләр ветераны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән очрашты

Ленин исемендәге паркта «Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең махсус хәрби операция ветераны Роман Яковлев белән очрашуы узды.

Роман балаларга үзенең хезмәте, сугышчан көндәлек тормышы һәм Ватанны саклаучыларга нинди сынаулар аша үтәргә туры килүе турында сөйләде. Әмма ул игътибарны авырлыкларга гына түгел, ә алгы сызыктагы кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә дә юнәлтте. Армия тормышыннан күңелле һәм гыйбрәтле вакыйгалар белән уртаклашты, бер-береңә ярдәм итү, солдатлар дуслыгы һәм теләсә нинди авырлыкны җиңәргә булышучы терәк турында сөйләде.

Балалар кунакны зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр һәм хәтта иң авыр шартларда да елмаюга, дуслыкка һәм яхшыга өметкә урын булуына ихлас гаҗәпләнделәр.

Очрашу ахырында Роман Яковлев балаларны тәм-томнар белән сыйлады. Бу бүләк нәниләр өчен күңелле сюрприз булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев