Минзәлә
  • Рус Тат
  • Наратлы Кичү җирлеге халкы үзенең эшлеклелеген арттыра бара

    Наратлы Кичү авыл җирлегендә яшәүче авыл халкы үзенең эшлекле активлыгын елдан-ел арттыра бара.

    Биредә сөт бәясе төшүенә карамастан шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да мөгезле эре терлекләрнең баш санын саклап калдылар һәм терлекләрнең баш санын да елдан-ел арттыра баралар. Бу җирлектә республикабызның аграр җитештерүендә шәхси хуҗалыкларның һәм КФХларның өлеше арта бара. Биредә быелның 1 гыйнварына 706 баш мөгезле эре терлек исәпләнсә, шуның 304е савым сыерлары. Җирлектәге авыл халкыннан 11 айда барысы 600 тоннага якын сөт җыелган.  Бу җирлек халкы республикада  да иң күп терлек тотучылардан исәпләнә. Җирлектә яшәүче Әнвәр Бикбаев-20, Айдар Ахметшин-20, Фәрит Корбанов-11, Хәйдәр Мингазов-12, Наил Шәйхетдинов-10, Рәзим Мингазов-10, Фаил Бәдертдинов 8 баш савым сыеры асрыйлар. Терлек тотучылар авыл җирлегенең социаль йөзен яхшыртуга һәм үз авылларында көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнашалар.

    Фотода: Әнвәр Бикбаев, август 2018 ел.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: