Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Наратлы Кичү җирлеге мал белән яши

Шуңа күрә җыенда гражданнар тарафыннан әйтелгән төп сораулар терлекчелек темасы белән бәйле иде

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Наратлы Кичү авыл җирлеге Минзәлә районында шәхси хуҗалыкларда мал асрау буенча лидерлыкны бирми. Җирлек башлыгы Илнар Вәлиев докладыннан күренгәнчә, авыл җирлегендәге 226 хуҗалыкның 72 мөгезле эре терлек асрап яши.

- Бүгенге көндә җирлегебездә шәхси хуҗалыкларда 616 баш мөгезле эре терлек бар (шуларның 277 башы савым сыер), 250 баш сарык һәм кәҗә, 15 баш ат асрала, - диде үз чыгышында Илнар Вәлиев.

Җирлектә чәчүлек җирләрен “Мензелинские зори” агрофирмасы эшкәртә. Узган ел корылык булу сәбәпле, аренда түләвен икмәк белән түгел, акчалата башкарганнар. Шулай да “Кадрәк” җитештерү комплексы җитәкчесе Илдар Әкбәров алдагы елларда үз пай җирләрен арендага бирүчеләргә аның әҗерен акчалата я икмәкләтә алуны сайлау мөмкинлеге булачак, диде.

Район ветеринария берләшмәсе вәкиле Илгиз Нәҗмиев чыгышы актуаль темага – маллар арасында йогышлы авырулар булдырмауга кагылышлы иде.

Район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев та: “Авыл кешесе малсыз торалмый. Җирлек җитәкчелегенә дә, биредә үз эшен алып баручы инвестор хуҗалыкка да мал асрап яшәүче авыл кешеләренә ярдәм итү ягын карарга кирәк”, диде. Шулай ук генпланны төзеп бетерү бурычы куелды – шул очракта авыл җирлегенә дәүләт программаларында катнашу өчен зур мөмкинлекләр ачылачак.

Үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Муса Хәбибуллин да саннар, фактларга нигезләнеп вакцинацияләнү, диспансеризация үтүнең мөһимлеге хакында чыгыш ясады.

Шулай ук яңа участковый Андрей Кишев һәм урманчылык вәкиле Рамис Вәлиевның чыгышларын гражданнар зур кызыксыну белән тыңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X