Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Никольский соборының якшәмбе мәктәбендә яңа уку елы башланды

Балалар диакон Илья Кокин әзерләгән Рус православ чиркәве якшәмбе мәктәпләре программасы буенча укыячаклар.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")

Никольский кафедраль соборы каршындагы якшәмбе мәктәбенең яңа уку елына нинди шатлыклы яңалыклар белән керүе турында аның директоры Светлана Ковалева сөйләде:

- Безнең теләк тормышка ашудан башлыйбыз – тагын бер укытучы барлыкка килде. Ул- Ирина Храмутиева, безнең иерей Романның хатыны. Шулай булгач, бездә ике сыйныф булачак, укыту ике сменада алып барылачак. Быел безгә тагын 5 бала килде, укучыларның гомуми саны – 30га якын. Шулай ук быел без балаларны диакон Илья Кокин төзегән Рус православ чиркәвенең махсус программасы буенча укыта башлыйбыз. Ул балаларның иҗади башлангычларын үстерү, шул ук вакытта аларны православие дине нигезләренә өйрәтү өчен исәпләнгән.

Яңа уку елы башлануы якшәмбе мәктәбендә бәйрәм квесты рәвешендә билгеләп үтелде, аның барышында балалар әкият герое – Капризуляга православие тематикасына бәйле төрле биремнәрне үтәргә ярдәм иттеләр.

Укучылар квестны үтәгәннән соң, Никольский соборына уздылар, анда аларны яңа уку елы башлану белән гыйбадәтханә настоятеле иерей Роман Храмутичев котлады һәм аларга фатиха бирде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев