Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әниләр көненә багышланган ярминкә

 Гадәттәгечә ярминкәгә барлык авыл җирлекләре һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре, фермерлар һәм ярдәмче хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр катнашты. Товарларның киң ассортиментын тәкъдим иттеләр.

(Дилфас Галиев, «Мензеля-информ»). Халык сыер, дуңгыз, сарык һәм кош итләрен бик яратып алды. Мәлкән авыл җирлегеннән  яңа пешкән ипи,  эшмәкәрләр алып килгән сөт продукцияләренә дә сорау зур булды. Ярминкәдә кышкы ассортимент товарларыннан шәл, киез итек һәм башкасы халык күңеленә хуш килде.  

Шулай ук “Калморза” хуҗалыгы һәм  Юртау авыл җирлегеннән Ирек Хамматов алып килгән иткәдә сорау зур булды. “Август” компаниясенең ОСПК “Мензелинский” 2 тонна бодай, 2 тонна арпа алып килгән. “Дәүләтов” КФХсы бәрәңге, кишер, кәбестә, чөгендерне һәрберсен өчәр тонна алып килеп сатты. Таусты Байлар авыл җирлеге кияүгә чыгарга чыгучы кызлар өчен чиккән бик матур мендәрләр  алып килгән иде. Минзәләнең балык участогы да  750 килога  якын 10 төрле балык алып чыккан, һәрвакыттагыча балыкка да сорау зур булды. Әнә Татьяна Иванова балыкны үзенә генә алмаган Чаллы шәһәренә кунакка бара, алар өчендә ул 10 килодан артык балык сатып алган. Коноваловка авылыннан  Наташа Загрутдинова һәм Гөлнара Миргазянова авылыннан  бик күп каз алып килгән.  Мәлкән авыл җирлегеннән Ләйсән Вилданова сарык итен тиз арада сатып бетерде. Бу җирлек шулай ук чабак, сыла, алабуга балыгы һәм кипкән, ысланган балыкны да сатып бетерде. Кадрәк авыл җирлегеннән Ринас Вәлиев бер ярминкәне дә калдырмый, бу юлы да бик күп төрдәге бал продукциясе, кәҗә сөте һәм башкалар белән сәүдә итте. Хуҗамәт авылыннан Рамил Мулахметов алып килгән 4 процент майлылыктагы сөтне дә,каймакны да халык бик теләп алды. Минзәлә урман хуҗалыгы бик күп төрдәге яңа ел уенчыклары, сувенирлар, опилка, утын һәм башкасын сатты. Ярминкәдә ит күп ите аны килосын 280-330 сумга саттылар. Каз ите-нең килосы-400, үрдәк ите-300, дуңгыз ите-250, сарые ите-350, тавык ите-250 сумнан сатылды. Гомумән ярминкәдә ни телисең шул бар иде.

-Оештыручыларга бик зур рәхмәт, ассортиментта зур, бәяләр дә чамалы, сатучыларда ачык йөзле. Мин  һәрвакыт ярминкәгә чыгамын, узган ярминкәдә Бикбаудагы экотеплицадан укроп алган идем, менә хәзер яшел суган аламын. Авыл кешесенә җитештергән продукцияне сату өчен ярминкәләр оештыру яхшы. Без-Минзәләлеләр өчен чын бәйрәм инде,-дип рәхмәтләрен җиткерде Хәмзә Гыйлаҗетдинов. Ярминкәдә сәүдә рәтләре белән иртәннән район башлыгы Айдар Салахов һәм район җитәкчелеге дә танышып чыкты, алар ассортимент, халык фикере белән кызыксындылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев