“Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе Иркәнәштә пай җирләре өчен дә түләде, бүләкләр дә таратты
Күпъеллык матур традицияне дәвам итеп, хуҗалык өлкәннәрне хөрмәтли
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
“Әнәк” хуҗалыгының Мөшеге бүлекчәсе Иркәнәш авыл җирлегендә пай җирләре өчен аренда түләвен түләде һәм өлкәннәргә декада кысаларында бүләкләр таратты.
Камил Шәймәрданов, “Әнәк” хуҗалыгының Мөшеге бүлекчәсе җитәкчесе:
- Әлеге җирлектә яшәүчеләргә 1 пай өчен түләү 5 центнер каралган, шуларның 2,5 центнеры – бодай, калган 2,5 центнеры – арпа. Шулай ук күптәнге күркәм традиция буенча өлкәннәр декадасы кысаларында җирлектә бүләкләр дә тараттык. Берьюлы якынлашучы инвалидлар декадасына багышлап та күчтәнәчләр дә бирдек. Барлыгы 160 кешегә (144 – өлкән, 16 эш яшендәге инвалид) азык-төлек җыелмалары тапшырдык. Әлеге җыелмада - дөге, сыек май, конфетлар, вафлялы торт, сок, чәй һәм макароннар. Алга таба да иркәнәшлеләр белән тату гына яшзәп, матур гына хезмәттәшлек итәрбез, дип ышанып калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев