Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Әнәк" агрофирмасы Минзәлә районында пайчылар белән очрашу үткәрде

Агрофирма җитәкчесе Иркәнәш җирлегендә яшәүчеләр белән аренда килешүен 10 елга ясарга кирәклеген аңлатты.

(Ильшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")

Минзәлә районының Иске Иркәнәш авылында аренда килешүе нигезендә шушы җирлектә яшәүчеләрнең җирләрен эшкәртүче "Әнәк" агрофирмасы җитәкчелеге белән очрашу үткәрелде. 
Агрофирма җитәкчесе Фарис Фәтхиев биредәге эшчәнлек икъдисадый яктан тотрыклы барсын өчен, авыл халкы белән җиргә аренда турындагы ике яклы килешүнең 10 елга төзергә кирәклеген аңлатты, быел акчалата алучыларга пай җире өчен 1 гектарга 850 сум түләнәчәген, ә икмәк белән алучыларга арпа 1 килограмм өчен - 13 сум, бодай - 14 сум (барлыгы 1 пай өчен 5 центнер) хисабыннан түләнәчәген билгеләп үтте. Кирәк кешегә салам 200 сумнан биреләчәген дә хәбәр итте.

Җыелышта катнашкан Минзәлә район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков райондагы аграр сфераның  бүгенге халәте белән таныштырдылар, авыл халкының сорауларына җавап бирделәр. Авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Камалов район җитәкчелеге тарафыннан җир пайлары хуҗалары һәм "Әнәк" агрофирмасы арасында килешү төзү буенча җаваплы буларак тәкъдим ителде, гражданнар бу кандидатураны хупладылар.

Сан 
Иркәнәш җирлегеннән "Әнәк" агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә (җитәкчесе - Камил Шәймәрданов) 9 кеше хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев