Нәни балалар да акциягә кушылдылар
Шәһәребезнең “Шатлык” балалар бакчасында төрле акцияләр булып тора.
Әлеге балалар бакчасында “ Керпене коткар-батарея җый” дигән акция кысаларында бакчага йөри торган балалар әти-әниләре белән берлектә иске һәм кулланылышта булган батареяларны алып килделәр. Бу бакчада барысы 20 килограммнан артык батареялар җыелды. Аны алар “Татмедиа” АҖ филиалы “Минзәлә-информ”га алып килеп тапшырдылар. Тәрбиячеләр:Ләйсән Лобанова, Айгөл Елхова, бакчага йөрүче балалар: Эльза Исрафилова, Айсылу Мухамадиева, Тимур Горбунов бу акциядә актив катнаштылар. Балалар бу акциядә табигатьне дә сакларга өйрәнәләр, үзләренә экологик тәрбия дә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев