Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Нәниләрне сөендереп

Алтынчы ел рәттән инде республикабызда матди ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе үткәрелеп килә. Ул хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы һәм "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге инициативасы белән уздырыла. Бу акциядә безнең район да актив катнашып килә.

Узган атнада Балалар иҗат йорты бинасы кар­шында әлеге акция кы­саларында бәйрәм тан­танасы оештырылды. Матур итеп бизәлгән Ижат йорты каршында­гы мәйданда иртәдән үк җанлылык: тирә-юньгә күңелле музыка бөркелә, әти-әниләре җитәкләгән нәниләр - быел берен­че сыйныфка укырга баручы балаларның кы­зыксынулары барысын­нан да көчле. Булачак мәктәп укучылары өчен социаль яклау бүлеге, балалар иҗат йорты, район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафын­нан оештырылган махсус концерт-тамаша бу чара­ны тагын да күңеллерәк итеп тулыландырды, бәйрәм төсе өстәде.

Быел беренче сыйныфка 281 бала бара, шуларның 76сы ярдәмгә мохтаҗ (аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә тәр- бияләнүче). Шушы ак­ция кысаларында аларга мәктәпкә җыенырга яр- дәм итү йөзеннән котлау сүзләрен ТРның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, муниципаль район баш­лыгы Рәсим Садыков әйтте, алар шәһәрнең оешма һәм учрежде­ние җитәкчеләре белән бергәләп уку өчен мөһим булган кирәк-яраклар салынган сумкаларны тапшырдылар, матур те- ләкләрен җиткерделәр.

"Бердәм Россия" Бөтен- россия сәяси партиясе- нең Татарстан региональ бүлегенең Минзәлә райо­ны бүлекчәсе җитәкчесе Елена Сысоева нә- ниләрнең һәркайсына бердәмроссиялеләрнең бүләген - футболкалар өләшеп чыкты. Берен­че сыйныфлыларга һәм аларның әти-әниләренә карата яңа уку елы ал­дыннан әйтелгән якты теләкләргә социаль як- лау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова да ку­шылды.

Әлеге акциядә оешма җитәкчеләре генә түгел, шәхси эшмәкәрләр дә, волонтерлар да, авыл җирлекләре башлык- лары да, депутатлар да, гомумән, азкерем­ле гаиләләрдән булган балаларның язмышына битараф булмаган һәркем актив катнашты. Андый хәйриячелек акцияләренә кушылучыларның сафы елдан-ел арта бара.

Бу көнне тантанага җыйналучы нәниләр дә, аларның ата-ана­лары да матур җырлар тыңлау белән беррәт- тән, әкияттәге персонаж­лар - игелекле Машень­ка һәм шаян пиратлар белән көлешә-көлешә аралаштылар. Соңыннан нәниләр "Камелот" кафе­сында бәйрәм ашы белән сыйландылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев