Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Нурсаеф Газизов гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча йортлар төзелешенә өлешен кертә

"Мелиорация" Минзәлә ПМКсын районыбызда торак йортлар төзүче подрядчыларның берсе буларак та беләләр. Узган ел оешма Кадрәк авылында полиция участок уполномоченные өчен йорт, шәһәребездә Халыклар Дуслыгы урамында ипотека буенча берәр фатирлы 5 йортны төзеп тапшырды, моннан тыш Сугышчы Интернационалистлар урамында да шундый ук 5 йорт төзелде. Коллектив эшчеләре гражданнарны авария хәлендәге...

"Мелиорация" Минзәлә ПМКсын районыбызда торак йортлар төзүче подрядчыларның берсе буларак та беләләр.

Узган ел оешма Кадрәк авылында полиция участок уполномоченные өчен йорт, шәһәребездә Халыклар Дуслыгы урамында ипотека буенча берәр фатирлы 5 йортны төзеп тапшырды, моннан тыш Сугышчы Интернационалистлар урамында да шундый ук 5 йорт төзелде. Коллектив эшчеләре гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча шушы урамда төзелүче йортларга су кертте. Нурсаеф Газизов "Хундай" экскаваторы белән су үткәрү өчен трасса казуда эшләде.

-Техниканы кечкенәдән яраттым, хезмәт юлымда төрле маркадагы тракторларда эшләргә туры килде, күбрәк К-700 тракторында эшләдем, җирләрне известьлауда җиткерелгән заданиене үтәми басудан кайтмадык. Шәһәрнең үсүе күңелләрне канатландыра, моңа үз өлешемне кертүемә сөенәм. Күпме яңа йорт төзелә, өй туйлары үткәреп, куанып яшәсеннәр, - ди ул.

Рәҗәп Мортазин, предприятиенең баш инженеры:

- Нурсаеф Газизов нинди эшкә алынса да, намус белән, җаваплылык тоеп башкара, аны ничек эшли икән дип карап-тикшереп торасы юк. Ул Садак бистәсендәге яңа урамдагы йортларга су кертүдә көчен кызганмый эшләде.

Язма герое портретына штрих

Нурсаеф Мирзаһит улы тумышы белән Бикбау авылыннан. ПМК оешмасына эшкә урнашуына 8 ел. Аңа кадәр, 10 елдан артык, "Сельхозхимия" район берләшмәсендә эшләгән. Ул үзенең гаиләсе турында да әйтеп узды. Хатыны Хәмдия төрле эшләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан. Кызлары Ләйсәния ТПФ "Изыскатель" предприятиесендә эшли. Оныклары Раил белән Ринасның яраткан бабалары ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев