Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Очрашу конструктив шартларда узды

Шәһәребезнең уку йортлары, спорт оешмалары, социаль учреҗдениеләрендә эшләүчеләр белән халык җыены булып узды.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Әлеге очрашуда район башлыгы Айдар Салахов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутаты Азат Хәмәев катнашты. Чараны район башлыгы Айдар Салахов алып барды. Ул районның социаль икътисадый үсеше һәм алда торган планнар турында сөйләде.   

Шәһәр  җыенында  төп доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм инфракструктура буенча урынбасары Дмитрий Чухланцев чыгыш ясады, җәмәгать инфраструктурасы объектларында капиталь ремонт һәм реконструкцияләр үткәрелүен, федераль һәм республика программаларында актив катнашып, районда эшләнгән эшләр турында  бәян итте.  Азат Хәмәев республикада эшләнгән эшләр турында сөйләп китте, пандемия сәбәпле сәнәгать оешмаларында проблемалар барлыкка килде һәм бюджетка акча керү дә кимеде. Шулай булса да безнең республикада  социаль юнәлеш саклап калынды. Республикабызда 170 тән артык милләт яши, узган ел ике полингливал мәктәп төзелде, быел тагы өч шундый мәктәп төзеләчәк.  Тиздән халык санын алу башлана, бу чарада актив катнашу зарури. Көз көне Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачагын әйтеп үтте Азат Кыямович.  

Җыенда Фаяз Хизбуллин (район яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе)- кыш көне балаларга шөгыльләнү өчен футбол манежы төзүне сорады, Люция Хираҗева(Минзәлә медицина училищесы директоры)- төп бина һәм аның тулай торагына капиталь ремонт үткәргәне өчен рәхмәтен җиткерде. Рәмзил Бәдриев( “Юбилейный” спорт мәктәбе директоры)- спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешкән олимпия чемпионы Яңа Маҗын авылыннан чыккан Виталий Кузнецовка бюст һәм спорт мастерларына, спорт мастеры кандидатларына Мактау тактасы булдырырга,  Ирина Михайлова (“Веста” яшьләр үзәге директоры)- Нефтьчеләр бистәсендә яшь гаиләр һәм картлар өчен парк , сквер кирәклеген, Наталья Елхова (КЦСОН директоры)- велосипедта йөрер өчен парк һәм экстрим парк булдырырга кирәклеге хакында сүз кузгатты. Азат хәмәев очрашуда катнашучыларның сорауларына булдыра алганча, мөмкинлектән чыгып ярдәм итәрбез диде.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев