Минзәлә
  • Рус Тат
  • Өлкәннәр: авырып китсәң ярдәм кайдан киләчәк

    Шушы көннәрдә Казандагы 21 нче шәһәр поликлиникасында Татарстанда “Демография” милли проектын тормышка ашыру буенча җәмәгатьчелек тыңлаулары үткәрелде. Анда (контрольлек итүче эшче төркем составында җәмәгатьчелек активистлары да, өлкән буын кешеләре дә бар иде) гериатрик медицина ярдәме системасын булдыру процессының ничек баруы турында сөйләштеләр.

    ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев әйтүенчә, 2025 елга Татарстанда өлкән яшьтәгеләр халыкның дүрттән бер өлеше кадәр булачак дип фаразлана. Шуңа күрә гериатрия ярдәме күрсәтү системасын булдыру мәсьәләсе елдан ел кискенләшә бара дип әйтә алабыз. 
    Хәзер ситуация үзгәрде: табиб-гериатрларны әзерләү бара, озакламый алар гериатрик кабинетларда эшкә керешергә тиеш булалар. Әлеге мәсьәлә “Демография” милли проектының бер юнәлеше булган “Өлкән буын” проекты кысаларында тормышка ашырыла. Моның өчен Татарстанда 2019 елда 546 млн сум средстволар бүлеп бирелгән. 
    ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова бигрәк тә гериатрия кабинетларының ничек эшләвен бу этапта өлкән буын кешеләре үзләре күзәтеп торсалар, яхшы булыр иде дип билгеләп үтте. Шуңа күрә “Бердәм Россия”нең контрольлек итү проектына пенсионерлар үзләре кушылып, кимчелекләр турында хәбәр итүдән (шул исәптән VMESТE.ТАТАR сайты яки партиянең кабул итү бүлмәләре аша) тартынып тормаска тиешләр. 
    Наил Мөбәрәкшин, Минзәлә район үзәк хастаханәсе баш табибы: 
    – ТРда “Демография” милли проектының өлкән буын гражданнарга системалы ярдәм күрсәтү һәм тормыш сыйфатын күтәрү программасын тормышка ашыру, шулай ук “Гериатрия” профиле буенча медицина ярдәме күрсәтү системасын үстерү” проектын тормышка ашыру максатларында республикада 2019 елда ук 45 районара гериатрия кабинеты һәм шушы профильдәге 171 койка ачылачак. 
    Шуны әйтеп үтәсе килә, социаль яклау учреждениеләре белән берлектә өлкән буын кешеләрен дәвалау учреждениеләренә махсус җиһазландырылган транспорт белән китерү буенча чаралар планы эшләнгән, моның буенча республиканың һәр районына транспорт кайтачак. 
    Татьяна Мясникова, район социаль яклау бүлеге начальнигы: 
    –Әйе, әлеге проектны тормышка ашыру кысаларында халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә бер автомашина бүлеп бирелә. Ул 65 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләрне (ялгыз яшәүчеләрне, мөмкинлеге булмаганнарны) дәвалау учреждениеләренә диспансеризация, скрининг үткәрергә йөртү өчен кайтарыла. Моның буенча район үзәк хастаханәсе белән КЦСОН арасында килешү төзелде. Алар безгә исемлек бирәчәк, график буенча аларны хастаханәгә алып килү-кайтарып кую оештырылачак. Моннан тыш өлкәннәргә тәрбия кылучы безнең хезмәткәрләр дә, “сиделкалар” да квалификацияләрен күтәрү курслары үтәчәкләр. 
    Фидалия Шаймарданова, район сукырлар җәмгыяте рәисе: 
    – “Өлкән буын” проекты кысаларында шушындый гериатрик кабинетлар эшли башласа, бик яхшы булыр иде, әлбәттә. Мондый табиблар үзебезнең район хастаханәсендә кабул итсә, өлкән яшьтәгеләргә уңайлы булыр иде. Чөнки Чаллыга, Тукай район хастаханәсенә йөрү барыбер кыенгарак чыга. Безнең җәмгыятьтә күзләре начар күрүче 171 кеше әгъза булып тора. Алар нигездә 80-90 яшьлекләр. Чаллыга хастаханәләргә болай да еш барыла, күп чыгымнар түгелә, ә безнең пенсия болай да аз. 
    Безнең белешмә 
    Гериатрик медицина –өлкән яшьтәге кешеләрнең авырулары белән шөгыльләнүче 
    сәламәтлек саклау өлкәсендәге махсус тармак. Хәзер әлеге юнәлеш бик актуаль, чөнки өлкән буын кешеләре саны артуга таба бара. Мондый хәл Россиядә дә шулай, Татарстанда да, шул исәптән бездә дә. Әйтергә кирәк, табиб-гериатр – кардиолог яки офтальмолог кебек үк тар профильле белгеч. Әмма моңа кадәр мондый профильле белгечләрне максатчан юнәлештә әзерләү булмады: өлкәннәр белән эшләү буенча бөтен йөк гомуми практика табибларына төште. 
    Сан 
    Статистика мәгълүматларына караганда (2018 елның 1 гыйнварена), безнең районда 60 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләр халыкның 24 процентын тәшкил итә. Хәзер районда 7568 пенсионер исәпләнә (мәгълүматлар агымдагы елның 1 июленә). Шуларның 1325е 80нән алып 90 яшькә кадәргеләр, ә 1014е 90 нан 100 яшькә кадәрге, бер 100 яшьлек тә бар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: