Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Өйдән чыкмый, дистанцион уку кызыклы да шикелле

Мәктәп укучылары өчен әлеге чирек гадәти булмаган формада башланып китте: өйдән чыкмый гына, дистанцион укыйлар.

Мәктәптә ике баласы укый торган Минзәләдәге туганым – Ләйлә Газизова белән сөйләшеп, яңалыкка карата фикерләрен сораштырдым. Шунысы бар, ул үзе дә өйдә, туендыручысын югалту буенча пенсионер. Аның педагогик стажы 11 ел.

–Безнең гаиләдә өч бала:улым Заһир гимназиянең 2 нче, кызым Зилия 7 сыйныфында укыйлар. Кечкенә кызым Зәриягә 4 яшь. Югыйсә, балалар бакчасы янәшә генә, әмма әлегә йөрмибез, коронавирустан сакланабыз.

Дистанцион укуның кагыйдәләре белән без алдан таныштык. Шунысы бар, ике укучыга бер ноутбук, шуңа күрә берсе ноутбук аша, икенчесе телефон аша укыйлар.

Улым Заһирның сыйныф җитәкчесе Гөлүсә Хатиповна. Сыйныфта 25 бала. Барлык яңалыкларны сыйныф җитәкчесе ватсаптагы төркем аша җиткереп тора, аның белән даими элемтәдә торабыз. Улым бүген “ЯКласс” сайты аша бирелгән заданиеләрне эшләде. Әлбәттә, мин янында утырып инде. Бүген без математикадан, инглиз теленнән дәрес хәзерләдек. Үзем математик булгач, әлеге фән буенча проблема юк. Ә менә инглиз теле буенча авыррак булды заданиеләрне эшләү. Анысыннан энесенә апасы Зилия булышты.

Улым Заһирга дәрес хәзерләү бик ошады. Чөнки күнегүләрне дөрес чишкәндә, баллар куела, һәм кемнең күпме бал җыйганы да күренеп тора.. “Мин беренче, мин беренче” дия-дия чиште мәсьәләләрне. Баллар буенча кайсында беренче, кайсында икенче булды. Сыйныфларының гимназия буенча беренче урында баруына улым гына түгел, үзем дә сөендем.

Безнең укулар иртәнге якта онлайн режимда була, моннан тыш кәгазь вариант та кулланылачак. Өй эшләрен гимназиядән барып алырга тиешбез. Шушындый онлайн-режимда Заһирлар 3-4 фәнне, кызым 6 фән укыячаклар.

Нәрсә дип әйтим, безгә әле бүген дәрес хәзерләү кыенлыклар тудырмады, чөнки үзем дә яннарында, әмма бик җиңел дә түгел, ләкин тырышырга кирәк. Махсус мәктәп программалары буенча дистанцион уку кызыклы да шикелле. Яңа темаларны өйрәнү ничек булыр, анысын да алдан әйтеп булмый. Шунысы бар, телефоннан дистанцион уку көйсез. Барың бергә өйдә утыру да бик җиңел түгел. Без ярый үз өебез белән яшибез, ишегалды, үзебезнең участок бар. Балаларны шунда алып чыгып керәм. Бераз уйнап алалар. Бар теләк шул: коронавирус тизрәк чигенсен иде!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев