Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Педагогия көллиятендә өлкәннәрне зурладылар

Муса Җәлил исемендәге педагогия көллиятендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан зур бәйрәм кичәсе үткәрелде. Өлкәннәрне педагогия көллияте директоры Камил Нәҗмиев бәйрәм белән тәбрикләде. -Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйм. Иң җылы, ихлас теләкләремне җиткерәмен. Хөрмәтле ветераннар, көллияттә сез эшләгән эшләрне дәвам иттерәбез, сезнең белән элемтәдә торабыз, аралашып яшибез. Көллиятнең...

Муса Җәлил исемендәге педагогия көллиятендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан зур бәйрәм кичәсе үткәрелде. Өлкәннәрне педагогия көллияте директоры Камил Нәҗмиев бәйрәм белән тәбрикләде.

-Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйм. Иң җылы, ихлас теләкләремне җиткерәмен. Хөрмәтле ветераннар, көллияттә сез эшләгән эшләрне дәвам иттерәбез, сезнең белән элемтәдә торабыз, аралашып яшибез. Көллиятнең бүгенге уңышлары сезнең бергәләп куйган хезмәтегез. Рәхмәт сезгә! Сез көллият үсеше, туплаган тормыш тәҗрибәгез белән бүгендә безгә терәк. Яшь буынны тәрбияләүдә, милли гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны саклауда сезгә таянабыз дип алда торган планнары белән таныштырды. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт Сезгә!

Олы яшьтәгеләр өчен көллияттә укучы студентлар зур концерт программасы әзерләгәннәр. Студентлар: Илнар Нурмухаметов, Рафаэл Миншин, Диана Нуриева, Анастасья Иванова, Иван Топоров, Ильнур Дмитриев, Алина Федорованың чыгышларын өлкәннәр бик яратып карадылар, алкышларга күмделәр. Соңыннан педагогия ветераннары мул аш табыны артында сыйландылар. Өлкәннәгә аш табыны артында да концерт куелды, алар үзләредә биеделәр, җырлап та алдылар. Гомумән бу бәйрәмнән көллияттә эшләп лаеклы ялга чыккан һәр педагогия ветераны канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев