Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Пензада минзәләлеләр катнашында Сабантуй узды

Сабантуй үткәрәсе булмаса, автобусларда юлга кузгалучы 60 тан артык кешенең кайсысы Пенза якларына барып чыгар иде микән?! Менә шуңа да Сабантуйны зурлар өчен җырдагы сүзләрне бераз үзгәрттем: "Әлдә син бар әле бу дөньяда". Татарстан хөкүмәтенең карары нигезендә быел Минзәлә районы вәкилләре Сабантуй илчеләре буларак Пенза өлкәсенә бардылар. Россиядәге яңалыклар, тарих...

Сабантуй үткәрәсе булмаса, автобусларда юлга кузгалучы 60 тан артык кешенең кайсысы Пенза якларына барып чыгар иде микән?! Менә шуңа да Сабантуйны зурлар өчен җырдагы сүзләрне бераз үзгәрттем: "Әлдә син бар әле бу дөньяда". Татарстан хөкүмәтенең карары нигезендә быел Минзәлә районы вәкилләре Сабантуй илчеләре буларак Пенза өлкәсенә бардылар. Россиядәге яңалыклар, тарих белән кызыксынып баручыларның ишеткәне бардыр: Пенза төбәгендә, Россиядә генә түгел, дөньяда бердәнбер бер милләтне туплап яшәүче Әләзән авылы бар. Бүгенге көндә анда 12 мең (!) кеше яши. Ел саен 60 йорт салына. Бөтен авылларда халык кимегән вакытта биредә яшәүчеләр саны арта бара. Бүгенге көндә унынчы мәчет салырга керешкәннәр. Сабантуй исә Пензаның үзендә, Белинский исемендәге паркта булды. Юлда барганда Нурлат шәһәрендә үк безне зурлап каршылап, тәмле, туклыклы, шул ук вакытта арзанга ашаткан әлеге район эшмәкәре Идрис Кәримовка безнекеләр бик рәхмәтле. АТП директоры Рамил Кәримовның да бу очрашудан соң Пензага баручы мәдәният хезмәткәрләре, театр артистлары, көрәшчеләр, администрация хезмәткәрләре, авто-транспортчылар, журналистлар алдында авторитеты һичшиксез күтәрелде. Мондый ерак юлга авырлыкларга түзәргә әзер булган, көтелмәгән хәлләрдә югалып калмаучан кешеләр генә чыга ала. Шуңа да 60 тан артык кешенең һәммәсен батырларга тиңләп булыр иде. Юл йөрергә өйрәнгән Роза Биктаһированың "Уен" коллективы балаларының түземле һәм куркусыз булуына һәркем соклангандыр. Бик җаваплы чыгыш алдыннан стресслы хәлдә калып та, сынатмады алар. Тулырак "Минзәлә" газетасында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев