Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Питрауны Каран-Азик авылында да бәйрәм иттеләр

Каран-Азик авылы – Минзәлә районында чувашларның мәдәни үзәге булып санала.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Питрау бәйрәмен Каран-Азик авылында да уеннар белән бәйрәм иттеләр. Бу хакта безгә әлеге авылның мәдәният йорты мөдире Эльмира Шатунова хәбәр итте.

- Коронавирус куркынычы саклану сәбәпле, әлбәттә, күп кеше җыелмады. Унлап кына кеше булды. Бездә бит, чувашлар гына түгел, керәшеннәр, урыслар да, татарлар да бар. Шуңа бәйрәмебез дә керәшен мотивына якын иде. Әлбәттә чувашча җырладык, биедек тә.

Шул ук вакытта Эльмира Шатунова Каран-Азик авылында яшәүчеләргә генә хас бер үзенчәлек хакында сөйләде. Белгәнебезчә, халыкта Питрау көнне яшь бәрәңгене казып карау гадәте бар. Ә Каран-Азик яшәүчеләр аны Ильин көнне, 2 августта башкаралар икән.

- Питрау көне белән мунча себеркесе әзерләү традициясе дә бәйле. Быел кызу булу сәбәпле, аннан баш тартырга мәбүр булдык, ди Эльмира Шатунова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X