Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Пневмония диагнозы куелучылар саны артмый. Коронавирус темасы һаман да актуальлеген югалтмый

Бүгенге көн, 5 августка Татарстанда коронавирус белән чирләүнең яңа 28 очрагы ачыкланган: 20 – Казанда, Питрәч районында – 2, Аксубай, Югары Ослан, Буа, Нурлат, Спас, Чистай районнарында – 1 шәр очрак. Барлык период эчендә 4597 кеше савыккан, шуларның 29 –соңгы тәүлектә.

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ") Роспотребнадзор безне һәрвакыт саклану чараларын куллану кирәклеге хакында кисәтеп торса да, күпчелек үзгәртелгән тормышка өйрәнеп бетә алмый. Өлкән яшьтәгеләрне өйдә утыртып булмый хәзер. Яшьләр маска турында уйламыйлар да. Күптән түгел үткән Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә Роспотребнадзор идарәсе Татарстан буенча җитәкчесе Марина Патяшина тагын бер кат искәртте:
-Республикада ситуация стабильләшсә дә, инфекциянең безнең янәшәдә икәнлеген һәм бик озакка килүен без аңлыйбыз. Грипп һәм ОРВИ сезонында ковидның калуы борчу тудыра.

Аларның кисәтүләрен һәркем аңлап кабул итсен иде.
Минзәләдә ковид диагнозы бик аз булды, әмма пневмония диагнозының еш куелуы, үлем очракларының шул чиргә бәйләп гоманлаулар киеренкелекне арттыра. Төрле чыганаклардан җыелган мәълүматлардан күренгәнчә, чынлыкта ОРВИ ның авыр очраклары белән Чаллыга элек 7-8 чирле җибәрелсә, соңгы арада бу сан кимегән.
Мин бу язмамны кемнедер гаепләү өчен түгел, башкаларны гына түгел, үземне дә кисәтү өчен язам. Коронавирус күп очракта контакт аша эләгә. Шуңа аралашуны, (бигрәк тә читтән кайтучылар белән) төрле компанияләрдә утыруны киметергәдер. Беркемнең берәүне дә тыярга хакы юк. Әмма чит илләргә, ял итү үзәкләренә чыккач аеруча сак булырга кирәктер. Авырлык тоясыз икәнсез (симптомнарын барыбыз да беләбез) ашыгыч ярдәмгә шалтыратырга, туганнарны аякка бастырырга кирәк. Коллегия үткән көнне хезмәттәшебез гаиләсендә дә кайгы булды. Кискен респиратор җитешсезлегеннән әниләре үлде. Туганнарының кайгысын уртаклашабыз. ОРВИ ның кайдан килеп эләгүен берәү дә төгәл әйтә алмый. Әмма саклану өчен табиблар әйткән, үзегез кулланган барлык чараларны да эшкә җигәргә кирәктер. Чир сорап килми, бер ябышса-кусаң да китми. Исән калу өчен үзеңнең генә түгел, медицинаның бөтен резевларын эшкә җигәсе була. Сак булсак кына сәламәтлегебезне сакларбыз..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев