Почтальоннар бүләк ала
Вәгъдә иткәнебезчә, 2025 елның беренче яртысына район газетасына яздыру буенча беренче этапта актив эшләгән почтальоннарны бүләкләр вакыт җитте.
Бүләкләр сатып алынды. «Почтальоныңа ярдәм ит!» акцияләре кысаларында почтальоннарга бүләк өләшә башладык. Җиде бүләкне аларның октябрь аендагы хезмәтләре нигезендә тапшырабыз.
Кадрәк авылы почтальоны Тәҗрия Сафиуллина һәм Воровский бистәсе уңганы Вера Чумакова үз бүләкләрен алдылар инде. Алар икесе дә тәҗрибәле почта өләшүчеләр. Һәрвакыт авылдашлары белән уртак тел табып, зур тиражлар җыялар.
2025 елның беренче яртысына язылу буенча да яхшы күрсәткечләргә ирешерләр дип ышанабыз.
Быел район газетасына һәм «ТАТМЕДИА» басмаларына («Казан утлары», «Чаян», «Идел», «Сөембикә», «Салават күпере», «Гаилә һәм мәктәп», «Татарстан», «Сәхнә», «Безнең мирас», «Мәгариф», «Ялкын», «Сабантуй» журналлары һәм «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан», «Казанские ведомости» газеталары) күбрәк яздырган почтальоннарга Казан аша өстәмә премия биреләчәк. Алга барабыз! Почтальоннарыбызга премия алырга ярдәм итик! Матбугат белән калып укымышлы булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев