Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Путин: Татарстанны яратам, анда минем дусларым күп

Ил җитәкчесе матбугат конференциясендә тел мәсьәләсенә ачыклык кертте. (Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә тел мәсьәләсендә кискенлек юк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Мәскәүдәге зур пресс-конференциядә белдерде. "Минемчә, милли мәсьәләдә бернинди кискенлек юк. Телгә кагылышлы сорау - бер генә максатка юнәлгән - Россия Федерациясенең кай җирендә яшәвенә карамастан, балаларның тормышта...

Ил җитәкчесе матбугат конференциясендә тел мәсьәләсенә ачыклык кертте.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә тел мәсьәләсендә кискенлек юк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Мәскәүдәге зур пресс-конференциядә белдерде.

"Минемчә, милли мәсьәләдә бернинди кискенлек юк. Телгә кагылышлы сорау - бер генә максатка юнәлгән - Россия Федерациясенең кай җирендә яшәвенә карамастан, балаларның тормышта бер үк старт шартлары булырга тиеш", - диде Владимир Путин.

Ул Татарстанны яратуын, бу төбәктә бик күп дуслары булуын әйтте. Әмма татарлар Татарстанда гына яшәми. Аларның яртысы диярлек Россиянең бүтән төбәкләрендә яши, диде Президент.

"Барлык кешеләрнең дә бер үк старт шартлары булырга тиеш. Кешеләрнең үз милли телләрен белүе бик мөһим. Халыкара аралашу телен начар белсә, рус телендә артка калса, ә алдынгы вузларда белем бирү рус телендә бара, бу Татарстанда яшәүче балаларга карата начар мөнәсәбәт булыр иде", - дип аңлатты үз позициясен Владимир Путин.

Барлык кешеләргә дә туган телне - татар телен генә түгел, илдәге башка халыкларның телләрен өйрәтүдә шартлар тудырырга кирәк, диде ул.

"Бездә бик күп телләр бар. Бу безнең горурлык һәм байлык - милли һәм тел төрлелеге. Һәм бу, һичшиксез, теләктәшлек табарга тиеш", - диде Президент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X