Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәр җәемне биредә үткәрер идем!

Балачакка кайта торган юл булса, бер җәемне, һичшиксез, “Патриотлар үстерәбез” хәрби -патриотик палаткалы лагерында үткәрер идем!

Шәһәребез аэропорты янәшәсендә урнашкан бу лагерьда ямьле балалар тугызынчы ел рәттән ял итәләр. Балалар яшәгән палаткаларның һәркайсы ерактан ук үзенә җәлеп итеп тора, лагерь территориясендә тренажерлар, спорт мәйданчыклары һәм башка күп корылмалар бар. “Патриотлар үстерәбез” хәрби –патриотик лагерь балаларны өченче сменага кабул итте. Биредә бу сменада 90нан артык бала ял итә, шуларның 38е безнең район мәктәпләреннән. Бу юлы анда яшь армиячеләр ял итә. Яшь армиячеләр-Бөтенроссия хәрби патриотик җәмәгатьчелек хәрәкәте ул. Аның максаты яшьләр һәм балалар оешмаларының яхшы традицияләрне яңартып, илебезнең хәрби оборонага булышлык итүгә юнәлешендә ярдәм итү. Бу лагерьда биш сменада 700 гә якын бала ял итәргә тиеш булса, өч йөздән артыгы инде сәламәтлеген ныгытып, хәрби күнекмәләр алган. Биредә барысы да армия сафларындагы кебек; йокыдан торалар, тезеләләр, иртәнге зарядка ясыйлар. Патриотлыкка өстәп балалар хәрби хезмәт серләренә дә төшенәләр. Биредә ял итүче балаларның карашлары да икенче төрле, хәрбиләрчә. Алар хәрби форма йөртүләре белән горурланалар, хәрби гамәли спорт төрләре ярышында катнашалар, беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнәләр, кул сугышы буенча тренировкалар үткәрәләр,хәрби корал белән танышалар.

Шунысы да мөһим: биредә монда сак хезмәткәрләре тәүлек әйләнәсенә күз-колак булып, тәртип сагында тора. Димәк, ата-аналарга, чыннан да, биредә ял итүче сабыйлары өчен борчыласы юк, чөнки алар тәүлек әйләнәсенә караулы, тамаклары тук, урам буенча трай тибеп йөрмиләр. Өстәвенә, көненә алты тапкыр ашау оештырылган.

Ринат Мадишин (лагер началнигы):

-Безнең хәрби патриотик лагерьда 9-15 яшьлек балалар ял итә, аларның буш вакытлары калмый да диярлек. Алар төрле хәрби күнекмәләр алалар. Командирлар төрле күнегүләр, сәламәтләндерү чаралары үткәрә, хәрби темага багышланган җырлар өйрәнәбез.

 Балалар безнең лагерьны бик ошата, өйләренә таралышасылары да килми аларның -ди ул.-Узган елларда биредә булган балалар монда килергә ашкынып торалар, монда булу бик ошады, диләр. Шунысы безнең өчен бигрәк тә мөһим һәм кадерле: лагерь балалары узара бик тату, дус. Монда килгәч балалар беренче көннән үк ияләшеп, ачылып китә, яңа дуслар таба, һәммәсе белән иркен аралаша. Без барысын да тигез күреп, биредә бөтен лагерьның бердәм, дус һәм тату гаилә булуын аларның ватанны сакларга икәннәрен аңына сеңдерергә тырышабыз һәм бу чыннан да, шулай. Балалар өчен шундый тату, чын-чыннан бөтен күңеләрен биреп, онытылып ял итәрлек шартлар тудыра алганыбызга үзебез дә бик шат. Безнең лагерьда ял иткән көннәре гомерлек хатирә булып саклансын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз.

Чыннан да, Ринат әйткәндәй, матур һәм күңелле җәй айлары укучылар күңелендә мәңге онытылмаслык булып калсын өчен күп көч салынган. Моның өчен балалар хәстәрлек күрүче җитәкчелеккә дә, ямьле җәй айларында үзләренең вакытын балалар ялына багышлап, бөтен күңеләрен биреп эшләүче командирларга да рәхмәтле булырга тиеш. Алда әле җәйге каникулларның башланмаган яртысы бар. Анысында да балалар яхшылап ял итсен, витаминлы яшелчә-җимеш белән сыйлансын, комда кызынсын, табигать кочагында сәламәтлекләрен ныгытсын, бөтен уку елына җитәрлек көч тупласын һәм, иң мөһиме –исән-имин, сау-сәламәт булсын иде.

Икенче сменада ял иткән лагерьда балаларны ашату буенча җитешсезлекләр бар иде, шул мәсьәлә буенча биредә ял итүче балага сезне ничек ашаталар, дип мөрәҗәгать иттем.

Тимур Ханов (гимназия, 8 сыйныф укучысы):

-Монда безне 6 мәртәбә ашаталар, пешекчеләр бик яхшы әзерлиләр, биргән ризыкларны ашап бетерәмен.

Никита Трутнев (8 сыйныф, 1урта мәктәп):

-Монда ашау ягыннан зарланырлык түгел төрле ашлар, боткалар пешерәләр, соклар бирәләр. Гомумән алганда туярлык тукландыралар.

Камил Шәрәфиев (8 сыйныф 1 урта мәктәп):

-Биредә ашау ошый, әле өйдә мондый ризыкларны төрләндереп пешермиләр, яшелчә, җиләк-җимеш бирәләр, икмәк-булка әйберләре, корҗик һәм башкасын бирәләр. Сорасаң, өстәмә ризык та бирәләр. Бу сменаны ачу тантанасында Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге начальнигы Жаннетта Соркина, “Яш армиячеләр” хәрби-патриотик хәрәкәтенең төбәкара штабы начальнигы урынбасары, подполковник Илһам Мидхатов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наил Габдуллин, Минзәлә авто мәктәбе директоры Таһир Исмагыйлов чыгыш ясадылар, биредә ял итүче балаларга үзләренең киңәшләрен бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев