Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәр тыныч көн өчен рәхмәт сезгә, ветераннар!

Гади генә түгел, күңелләрне әсәрендерә, күзләрдән чыккан яшьләрне тыеп торып булмый торган мизгелләр белән сугарылган изге бәйрәм бу 9 Май - Җиңү көне. Әнә шулай яшь аралаш бәйрәм ителә торган Бөек Җиңүнең даны еллар узу белән яктырак балкый.

Минзәләдә Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышланган тантаналы чара, гадәттәгечә, хәрби комиссариат яныннан башланды. Иртәнге тугыз тулганчы ук комиссариат янына сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре җыелды. Бар бит әле безнең арабызда җиңеп кайткан, исән калган фронтовикларыбыз! Күкрәкләренә орден-медальләр таккан ветераннарыбызны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткәннәре, тиңдәшсез батырлыклары өчен чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләрне җиткерәсе, мең-мең рәхмәт әйтәсе килә аларга! Чын күңелдән әйтелгән котлауларыбыз, җылы теләкләребез бүген алар өчен яңгырый! Тетрәндергеч сугыш чорын кичергән чал чәчле ветераннарыбыз район башлыгы Рәсим Садыков белән хәрби комиссар Сергей Владимиров җитәкчелегендә тантана булган урынга - Ленин исемендәге паркка кузгалды. Быелгы Җиңү парадында 38 ветеран катнашты, шуларның 13е колонна башында атлады...

Җиңү көне хөрмәтенә үткәрелгән парадта, елдагыча, районыбызның хезмәт, мәктәп һәм уку йортлары коллективлары әзерләгән сугыш эпизодлары безне шул шомлы елларга алып китә...

Быел да герой-шагыйрь М.Җәлил һәйкәленә район башлыгы Рәсим Садыков белән сугыш ветераны Михаил Тихонов кып-кызыл канәфер, ап-ак лилия чәчәкләрен салдылар.

Стадион елдагыча халык белән тулган. Бу чын мәгънәсендә гаилә бәйрәме - олысы-кечесе катнаша анда. Иң элек мәйданны хезмәт коллективлары әйләнде. Бәләкәй балаларга әти-әниләре җитәкләвендә мәйдан әйләнүе онытылмаслык мизгелләр булып хәтергә кереп калыр. Бәйрәмне район башлыгы Рәсим Садыков ачып, ветераннарны, барлык минзәләлеләрне бәйрәм белән котлады.

-Зур югалтулар бәрабәренә яулап алынган Җиңү ул безнең. Аның кешелек дөньясы өчен әһәмияте искиткеч зур. Безнең халкыбыз - фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре барлык авырлыкларны да зур тырышлык, түземлелек күрсәтеп җиңеп чыкты, безнең халык - ул чын батырлык үрнәге. Хөрмәтле ветераннар, сезгә ныклы сәламәтлек, тотрыклы киләчәккә ышаныч телим, - диде ул. Бәйрәмдә катнашкан ТР мәдәният министры Айрат Сибгатуллин минзәләлеләргә ТР Президенты Рөстәм Миннехановның котлавын җиткерде.

-Бу картаймый, әһәмиятен югалтмый торган бәйрәм, -диде ул.

Гадәттәгечә, мәйдан буйлап оешма-предприятиеләр әзерләгән сугыш эпизодларын чагылдырган машиналар, атлар узды. Инде бу күренешләрне ничәмә-ничә мәртәбә күрсәк тә, алар - иң тетрәндергеч мизгелләр, сугыш ачысын күрмәгән буыннар өчен коточкыч сугыш шәүләсен чагылдыралар, тынычлыкның кадерен белергә кирәклеген искәртәләр. Мәйданга парашют белән сикерүчеләр төшү дә инде традициягә кереп китте, халык моны бик яратып, кул чабып кабул итә. Быел бәйрәмгә кертелгән яңалык - уку йортларының төрле гасыр, төрле сугышларда киелгән сугыш формасын тәкъдим итү булды. Шунысы әһәмиятле, укучылар бу формаларны үз куллары белән теккәннәр. Мәктәп, уку йортлары укучылары бию композицияләре күрсәттеләр.

Парад - Җиңү бәйрәменең кульминациясе дияргә була. Тигез рәтләр белән марш атлап трибуна, ветераннар каршыннан үтеп киткән егет-кызлар горурлык хисе уяталар.

Сугышта һәлак булучылар истәлегенә чәчәк куюны һәр оешма-предприятие намус эше дип саный һәм моңа бик җитди карый. Бәйрәме моңсу булмаса, чәчәк бәйрәме диярсең... Тик яңгыраган салют моның тагын бер кат Җиңү бәйрәме икәнен искәртте.

Теләүчеләр махсус куелган өч сугыш техникасы янында фотога төште, солдат боткасыннан авыз итте. Җыр-музыка яңгырап, сәүдә нокталары эшләп торды, халык рәхәтләнеп ял итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев