Радик Фәттахов сүзендә торды
Базар янындагы һәйкәлне сүтеп ату турында сүз чыккач "Заиковский "хуҗалыгы җитәкчесе Радик Фәттахов аны саклап калу мәшәкатенә кереште һәм үз дигәненә иреште.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Бүген аны сүтеп алып, Әтрәкле авылында оешып килүче мәдәни-тарихи паркка кую хәстәренә керештеләр.Реставрация өчен шактый тырышасы булачак.
Радик Фәттахов:
-Эш акчада түгел.Үзебез туризм дип сөйләшәбез,әмма аз гына да тарихка кагылышлы булуына карамастан,иске дип сүтеп ату ягын карыйбыз.
Чынлап та музей җитәкчелеге әйтүе буенча әлеге һәйкәл мәдәни кыйммәткә ия булган объектлар реестрында юк.Шул ук вакытта Әтрәкле авылын туризм почмагы итү,төзекләндерү буенча максатчан эш бара.Әлеге һәйкәл дә -космонавтлар хөрмәтенәме ул,эшче һөнәрен зурлауга багышланганмы-тарихи объектка әйләнәчәк.Авылдагы музейны баетачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев