Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итә
“Калморза” хуҗалыгы арпа-750, сабан бодае-900, борчак-390 гектар, “Әнәк” агрофирмасы Мөшеге бүлекчәсе 1035 гектар арпа, “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре барлыгы 263 гектарда арпа чәчтеләр.
Район буенча барлыгы 4400 гектарда иртә культуралар чәчелде, бу планлаштырылганның 12,7 проценты дигән сүз. Районыбыз хуҗалыкларында көзге культураларга һәм күпьеллык үләннәргә минераль ашламалар кертү дәвам итә. Район хуҗалыкларында көзге культуралар- 11400, күпьеллык үләннәр 8200 гектарда тукландырылды, күпьеллык үләннәр-8500 гектарда тырмаланган, дым каплату - 42500 гектарда, көзге культураларны тырмалау 7400 гектарда башкарылган. Барлыгы хуҗалыкларда 3100 тонна орлык инкрустацияләнгән, шуның күпчелеге арпа орлыгы. Бүген иң мөһиме-кыска вакыт эчендә туңга сөрелгән җирләрне, көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне дым белән каплау. Тырмалау эшләрен шушы бер-ике көн эчендә туңга сөрелгән басуларда тәмамларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев