Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы Айдар Салахов: “Бүгенге праймериз ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлардан иң яхшыларын сайларга мөмөкинлек бирә”

“Бүгенге праймериз ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлардан иң яхшыларын сайларга мөмөкинлек бирә” Бүген беренче мәктәптәге иртәдән җанлылык – биредә 16.044.06 нчы хисап участогы урнашкан. Теләге булган һәркем, әлеге участокка килеп, “Бердәм Россия” партиясе үткәргән алдан тавыш бирүдә кандидатлар сайлый ала.

Сайлаучылар мәктәпнең ишек тоткасына үрелгәнче, игътибарны җәлеп итәрлек урынга урнаштырылган кандидатлар исемлеге язылган стенд белән танышалар. Бер исемлектә 43 нче Ык буе бермандатлы сайлау округы буенча, икенчесендә – бердәм сайлау округы буенча алдан тавыш бирүдә катнашучылар. 
Шәһәрдәге һәм авыл җирлекләрендәге башка участоклардагы кебек, биредә дә сайлаучылар өчен бөтен шартлар тудырылган. Алар ашыкмый-кабаланмый бюллетеньнәр алып, кабиналарга узалар, аннары тавыш биреп, бюллетеньнәрен урналарга салалар. 
Әлеге участокның хисап комиссиясе рәисе Таһир Исмәгыйлов әйтүенчә, иртәнге 9 сәгатькә 100дән артык кеше үз тавышын биргән. 
Район башлыгы Айдар Салахов та әлеге участокта үз тавышын бирде. Праймеризда катнашучылар исемлегендә 43 нче санлы Ык буе бермандатлы сайлау округы буенча кандидатлар арасында Айдар Салахов та бар. 
Безнең белән әңгәмәдә ул районны үстерү перспективалары, бигрәк тә районда 30 дан артык дәүләт программалары тормышка ашырылуы турында әйтеп узды: 
–2018 елда республика Хөкүмәте тарафыннан 38 дәүләт программасы тормышка ашырылды, аларның күбесендә без актив катнаштык. Бу район халкының тормыш дәрәҗәсен яхшыртырга, райондагы төзелеш комплексын эш күләме белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Дәүләт программаларында быел да актив катнашабыз. Эзлекле, төгәл, уйланылган адымнар белән алга барырга тиешбез. Ә бүгенге праймериз ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлардан иң яхшыларын сайларга мөмөкинлек бирә. Ә безгә барлык мәсьәләләрдә дә сайлаучылар белән бер үк заман рухында барырга кирәк”, – диде ул. 
Тавыш биргәннән соң,район башлыгы Айдар Салахов беренче мәктәп директоры Ольга Ильина белән әңгәмә корды. Мәктәп яңалыклары белән танышты, мәктәп янын яшелләндерү хакында сораштырды. 
Күпләр бүген ял итә, ә кемдер үзенең хезмәт урынында. Айдар Салахов та үз тавышын биргәч, шәһәрдәге оешма-предприятие җитәкчеләре белән шәһәрдәге мөһим социаль объектлардагы эш барышы белән танышырга кузгалды. 
Безнең өстәмә 
Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча “Бердәм Россия” партиясеннән 8 сентябрьдә булачак VI нчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар итеп тәкъдим итү өчен кандидатлар исемлеге формалаштырыла. 
Минзәлә районы территориясендә 8 хисап участогы эшли: 5се авыл җирлекләрендә– Әтрәкле, Аю, Кадрәк, Хуҗәмәт, Урыс авыл җирлекләрендә, 3се шәһәрдә –1 нче, 2 нче, 3 нче урта мәктәпләрдә. 
Тавыш бирү иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев