Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район газетасы аны укучыларга дус кеше кебек

“Минзәлә”-“Мензеля” район газетасы журналистлар десанты бу юлы шәһәребезнең күпкатлы йортлар урнашкан Изыскательләр урамындагы “Агыйдел” кибете янына юл тотты.

Флүрә Мусина
Монда халык кайнап тора: сәүдә итүче кибетләр күп, киосклар да җитәрлек. Ерак түгел каршыбызда пироглары белән дан тоткан эшмәкәр Луиза Токареваның “Кулинария”се, 3 нче урта мәктәп күренә.
Җиләк-җимеш өлгереп килгән чор булгангамы, бакчаларында үстергән җәйге нигъмәтләрне сатарга алып чыгучылар да бар иде әлеге кибет тирәсендә. Ә без, журналистлар шул ук составта – Дилфас Галиев, Дифиза Нуриева, Флүрә Мусина үз эшебезгә керештек: кибеткә килүчеләрнең хәл-әхвәлләрен сораштырып, район газетасы турында фикерләрен белештек.
Төрле кешеләр бар. “Сез район газетасын алдырасызмы, ошыймы сезгә газета, күбрәк нинди темаларны яктыртыйк?” дигән сорауларга төрлечә җавап бирделәр. Тормыш бит ул: кайсы елмаеп, тиз генә аралашып китә, кайберәүләр “Йөрисез аяк астында буталып” дигән төсле, кырыс кына җавап бирә.
Бу юлы “киләсе яртыеллыкка газетага язылу бара, сез язылдыгызмы әле?” диюбезгә, “ой, рәхмәт яугырлары, оныткан идем, язылам, бүген үк язылам” дип җавап биргән һәм газетага язылган Рафия ханым Гыйләҗетдинованың (Изыскательләр урамы, 3/8) шәһәр тормышы, газета хакында фикерләре бик матур тәэсирләр калдырды.
– Тагын ниләр булган икән дип газетаның һәр санын көтеп алам. Авыллардагы яңалыкларны яратып укыйм. Эшләгән кеше хөрмәтләнергә тиеш, алдынгыларны күбрәк языгыз, тарихка кереп калсыннар. Төзелеш объектларында эш барышы турында ешрак языгыз. Шәһәрдә уңай үзгәрешләр күп бит, әле бу арада безнең ишегалдында да республика программасы буенча төзекләндерү эшләре башланды. Шуларга карап сөенәбез, безгә уңайлыклар тудырыла, бу матурлык, уңайлыклар киләсе буынга да кала, – диде ул.
ТОС җитәкчесе Валентина Смородинова да район газетасының русчасын алдырып килә. Бу юлы безнең аша язылды.
–Интернеттан яңалыкларны карыйбыз, әмма газетаны кулга тотып укырга яратам, шуңа язылырга тырышам, – дип үз фикерен белдерде ул.
Эшчән кеше олыгайгач та кул кушырып утыра белми. 40 елга якын район үзәк хастаханәсенең хирургия, ашыгыч ярдәм бүлекләрендә санитарка булып хезмәт куйган Гөлнәһирә Галиева да шундыйлардан. Алар үз йортлары белән Чернышевский урамында яшиләр. Ул үз бакчасында үстергән кыяр, кура җиләген сатарга алып чыккан. Алар гаиләсе газетаны почта аша яздырып укый. Киләсе яртыеллыкка да яздырып куйганнар. “Газеталарны вакытында китерә”, дип үзләренең почтальоннарын да мактады.
–Район газетасы дус кеше кебек. Гомер буена газета алдыргангамы, газетасыз тормыш төссез булыр иде кебек. Мин үзем иң беренче беренче һәм соңгы биттәге язмаларны укып чыгам, йолдызнамә ошый, аны укыгач күңел күтәрелеп китә. Оешмаларда хезмәт куючылар хакында да язмалар күбрәк булсын иде, – дип теләкләрен җиткерде Гөлнәһирә апа. Аның тормыш иптәше Рафис ага Минзәлә тарихы турында бездән китаплар да сатып алды.
Гөлнәһирә апа медицина өлкәсендә кайнашкан хезмәткәр буларак, тормышта кирәге чыгар дип, халык медицинасы буенча пешкән урыннарны дәвалау буенча киңәш тә бирергә өлгерде.
–30 грамм тирәсе имән кайрысына 700 грамм су салабыз да эмаль кәструлдә кайнатабыз. Ул чәй төсенә керә. Шуны 4 кат марля аша сөзәбез. Шуны тампонга манып, пешкән тәнне чылатып кына алабыз да, инфекция кермәсен өчен тампонны ташлыйбыз, янә шулай кабатлыйбыз. Әледән әле ясап торган шундый процедурадан тәндәге җәрәхәт бик тиз төзәлә. Барыгызга да сәламәтлек телим, диде ул.
Бу юлы безнең белән аралашкан кешеләрнең газета турында фикерләре болай:
– Интернеттан укыйбыз, кирәк булганда “Агыйдел” кибетеннән кереп алабыз.
–Уйлыйм әле, бәлки язылырмын.
–Күптән газета алдырмыйм, күзләрем начар күрә.
–Акча юк, кыйммәт шул, диючеләр дә булды.
Безнең өстәмә
Бу юлы да кешеләр белән аралашуыбыз бушка китмәде: аларның киңәшләрен, фикерләрен күңел түренә салып куйдык. Моннан тыш газетага, үзебезнең сайтларга материаллар да тупладык. Әйтик, күпкатлы йортлар ишегалларында “Наш двор” программасы буенча төзекләндерү эшләре бара иде. Әлеге төзүчеләр белән дә әңгәмә куерттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X