Минзәлә
  • Рус Тат
  • Район хуҗалыкларында быел кайтарылган токымлы таналарга караш нинди

    Быел районның өч агрофирмасына район башлыгы Айдар Салахов инициативасы белән токымлы 231 баш буаз тана кайтарылды. "Мензелинские зори" агрофирмасы Калинин хуҗалыгына таналар Балтач районыннан 80 баш тана кайткан, шуның 25 июньгә 33 е бозаулаган. Аларны бозау караучы Галия Каюмова беренче көннән үк үзе тәрбияли.Монда беренче бозау 22 мартта туган, июнь...

    Быел районның өч агрофирмасына район башлыгы Айдар Салахов инициативасы белән токымлы 231 баш буаз тана кайтарылды.

    "Мензелинские зори" агрофирмасы Калинин хуҗалыгына таналар Балтач районыннан 80 баш тана кайткан, шуның 25 июньгә 33 е бозаулаган. Аларны бозау караучы Галия Каюмова беренче көннән үк үзе тәрбияли.Монда беренче бозау 22 мартта туган, июнь башына аның авырлыгы 71 килога җиткән. Икенче тана 4 апрель көнне бозаулаган, 35 кило үгез бозау туган. Шулай ук июнь башына бу бозауның авырлыгы 81 килога җиткән. Бозаулар Исәнгол җәйләвендә тәрбияләнә. Бозауларга 75 көн буе икешәр тапкыр 3литр сөт бирелә, аннары аларга печән, фураж һәм башкасы ашатыла. Биредә уртача көнлек үсеш 675 грамм тәшкил итә.Бозаулаган таналардан уртача көнлек савым 17,5 килограмм. Биредә токымлы таналарны өч мәртәбә савалар.

    "Сөт иле Чулман" филиалы Югары Тәкермән товарлыклы сөтчелек фермасына Тукай районы Сәйдәш хуҗалыгыннан 37, Актаныш районы Аккүз хуҗалыгыннан 43 баш нәселле тана кайткан, аларның бүгенгесе көндә 27башы бозаулаган. 14 башы бикәч, 13 башы үгез бозау.Биредә бозауларны Елена Лукьяненко белән Мария Норина карый. Токымлы таналардан алынган бозауларга 45 көнгә чаклы икешәр тапкыр 3әр литр сөт эчертәләр,аннары һәрбер баш бозауга шулай ук икешәр тапкыр 3әр литр күләмендә ЗЦМ бирәләр. Таналардан алынган бозауларның уртача көнлек үсеше 667 грамм тәшкил итә.Бозауларның сакланышы 100 процент.Биредә нәселле таналар көнгә уртача 18 килограмм сөт бирәләр.

    Бу ике хуҗалыкта да терлекчелек тармагын үстерүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр дип әйтергә була, продукция сатуны елдан-ел арттыра баручы хуҗалыклар алар. Таналардан сыйфатлы продукцияне мул алу безгә сөт терлекчелегенең рентабельлелеген, эшнең нәтиҗәсен алга таба үстерергә булышлык итәчәк, -ди хуҗалыкның зоотехник-селекционеры Альберт Хафизов.

    - "Сөт иле Минзәлә" филиалы Мензелинский хуҗалыгы терлекчелек комплексында исә хәлләр бик яхшы түгел, - ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Светлана Панкова.

    Бу хакта тулырак "Минзәлә"-"Мензеля" газетасының бүгенге санында танышырга мөмкин.

    Сан

    Бүгенге көндә район хуҗалыклары бер сыердан уртача 11,9 килограмм сөт савалар. Үткән елның шул чоры белән чагыштырганда тулаем савым 7,5 тоннага артык булуга нәселле таналарның өлеше сизелеп тора.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: