Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район игенчеләре 159 мең тоннага якын ашлык җыеп алдылар

Тулаем ашлык җитештерү буенча да (158718 тонна)республикада бишенче урында баралар.

Тулаем ашлык җитештерү буенча районыбыз игенчеләре Буа-163200т,Тәтеш-161200т, Арча-160400т, Актаныштан-159600 тонна калыша. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 37,9 центнер тәшкил итә. Иң югары уңышны “Калморза” игенчеләре алды, аларда бөртеклеләрнең гектар төшеме 50,1 центнер тәшкил итә.  Һәр гектардан уңыш алу буенча “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре дә сынатмый, аларда бу күрсәткеч 42,3 центнер. Бер гектардан уртача уңыш җыеп алу буенча районыбыз игенчеләре әлегә республикада бишенче урында баралар. Республиканың уртача күрсәткеченнән 7,9 центнерга артык. Һәр гектардан иң югары уртача уңыш алу буенча безнең район Зәй-40,1ц, Тукай-39,8ц, Мамадыш-39,5ц, Актаныш-39,4ц калыша. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 41843 гектарда игеннәр суктырылган,бу планга карата 91,6 процент тәшкил итә.  Иң күп тулай җыем “Мензелинские зори” агрофирмасында, алар 38188 тонна ашлыкны җыеп алып ындыр табагына кайтардылар. Тулай җыем алу буенча икенче урында калморзалылар, аларда бу күрсәткеч-29749 тонна. Урып-җыю кампаниясенең барышы район башлыгы Айдар Салаховның аерым контролендә тора. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә “Калморза” хуҗалыгы һәм “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыеп алуны төгәлләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев