Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район игенчеләре 160 мең тоннага якын ашлык җыеп алдылар

Тулаем ашлык җитештерү буенча да (159966 тонна)республикада бишенче урында баралар.

Тулаем ашлык җитештерү буенча районыбыз игенчеләре Буа-163200т,Тәтеш-161200т, Арча-160900т, Актаныштан-160600 тонна калыша. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 37,6 центнер тәшкил итә. Иң югары уңышны “Калморза” игенчеләре алды, аларда бөртеклеләрнең гектар төшеме 50,1 центнер тәшкил итә.  Һәр гектардан уңыш алу буенча “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре дә сынатмый, аларда бу күрсәткеч 41,1 центнер. Бер гектардан уртача уңыш җыеп алу буенча районыбыз игенчеләре әлегә республикада бишенче урында баралар. Һәр гектардан иң югары уртача уңыш алу буенча безнең район Зәй-40,1ц, Тукай-39,8ц, Мамадыш-39,5ц, Актаныш-39,4ц калыша. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 42493 гектарда игеннәр суктырылган,бу планга карата 92,1 процент тәшкил итә. Иң күп тулай җыем “Мензелинские зори” агрофирмасында, алар 38799 тонна ашлыкны җыеп алып ындыр табагына кайтардылар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә “Калморза” хуҗалыгы, “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе, “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыеп алуны төгәлләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев