Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район җитәкчелеге Минзәлә мөселманнары өчен ифтар үткәрде

Минзәләнең “Юбилейный” спорт мәктәбендә традицион районкүләм ифтар мәҗлесе оештырылды.

Әлеге бик тә күркәм, яхшы итеп оештырылган чарага район җитәкчелеге (шул исәптән, район башлыгы Айдар Салахов, район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев, мәҗлесне үткәрүдә шәхсән үзе зур тырышлык күрсәткән яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин һ.б.), оешма җитәкчеләре, авыллардан килгән имам-хатыйплар, читтән кайткан кунаклар һәм районыбызның мөэмин-мөселманнары җыелды.

Йөзләгән мөселман катнашында үткәрелгән мәҗлесне үзенең сәламләү сүзе һәм үтемле вәгазе белән район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков ачып җибәрде, ул Рамазан ае, ураза тоту фазыйләтләре хакында сөйләде.

Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов мөселманнарны әлеге күркәм мәҗлес белән котлады, районыбызда халык тормышын яхшыртырга юнәлтелеп башкарылучы эшләр белән таныштырды.

Ифтарга шулай ук кунак итеп районыбызның элеккеге мөхтәсибе, хәзерге вакытта Тукай районы мөхтәсибәтен җитәкләүче Җәүдәт хәзрәт Харрас та килде, үз чыгышында ул мөселманнарны район үсешенә мөмкин кадәр зуррак өлеш кертергә өндәде, диннең яшьләрне дөрес итеп тәрбияләүдә мөһим урын алып торуын ассызыклады.

Ифтар мәҗлесен нурландырып, махсус кунак - Яр Чаллы шәһәренең Ак Мәчет мөгаллиме Габделмәлик хәзрәт Саттаров Коръәннән аятьләр укыды.

Ахшам намазына азаннан соң, авыз ачкач, бергәләшеп намаз укылды.

Аннан соң мәҗлес район җитәкчелеге тарафыннан әзерләнгән мул өстәлләр артында дәвам итте. Тәмле итеп әзерләнгән сый-нигъмәтләр һәркемнең күңеленә хуш килде.

Рәмзил хәзрәт Садыйков:

- Безне хөрмәтләп, шулкадәр күркәм мәҗлес оештыручыларга, берсеннән берсе тәмле ризыклар әзерләүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең әҗер-саваплары һәм рәхмәтләре барып ирешсен иде. Иншаллаһ, бүген шулкадәр күп кеше килгән, алдагы елларда ифтарга җыелучыларның саны тагын да артыр, дип ышанып калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев