Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Реконструкция эшләрен 1 декабрьгә төгәлләргә

Шәһәрлеләр генә түгел, авылларда яшәүчеләрнең олысы-кечесе “Юбилейный” спорт комплексында барган капремонт эшләренең төгәлләнүен зарыгып көтә.

Район башлыгы Айдар Салахов төзелеш һәм капремонт бара торган мөһим социаль объектларда эш барышы белән танышып йөргәндә “ышанычлы, сыйфатлы башкарылсын, эш темпын арттырырга” дигән таләпләр куя, әлеге объектның подрядчысына карата да шул таләпләрне кабатлады. Чөнки подрядчыга реконструкция эшләрен 1 декабрьгә төгәлләү бурычы йөкләнгән.

Капремонттан соң бинада тиешле җылылык режимын булдыруга ирешү – иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе.. Шушы уңайдан җылылык килә торган торбаларның диаметрына игътибар юнәлтергә кирәклеге искәртелде.

Түбә ябуны тизләтергә, һава торышы матур торганда аны ябып бетерү бурычы куелды, чөнки бу юнәлештә эшләр күп әле.

Подрядчы оешманың прорабы Алексей Спирин:

–Бүгенге көндә объектта 40ка якын кеше эшли. Хәзер түбә ябабыз, эчке бизәү эшләре башкарыла, яңа вентиляцияләр урнаштырыла, электр кабельләре сузыла. Бар эшләрне сыйфатлы башкарырга бөтен көчне куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев