Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ренат Россия чемпионатында бронза медаль яулады

Узган атнада татарча көрәш буенча Россия чемпионаты узды.

Җиңүчеләрне 9 авырлык категориясендә билгеләделәр. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Чаллы шәһәренең Марат Бибишев исемендәге “Витязь” олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Ренат Шәйхетдинов әлеге чемпионатта чыгыш ясап 75 килограмм авырлыктагы көрәшчеләр арасында бронза медальгә лаек булды.

Безнең өстәмә.   Ренат Шәйхетдинов районыбызның Исәнгол авылында туып, Василий Гордов исемендәге кадет мәктәбендә белем алды. Ренат Шәйхетдинов яшь вакыттан ук көрәш белән шөгыльләнде, тренеры Рәмзил Бәдриев. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач Чаллы шәһәренә китеп эшкә урнашты. Чаллы шәһәре командасы өчен көрәшә. Татарстан чемпионатында да  ул 75 килорамм үлчәү авырлыгында чемпион булып калган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев