Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Робот София Минзәлә флагын да күрде

WorldSkills чемпионатын ачу тантанасын караганда күңелгә кереп калган ике күренеш күз алдында озак сакланачак әле.

 

Беренчесе, парад вакытында Россия командасының сәхнә буйлап барганда Минзәлә делегациясе аларны район әләмен күтәреп сәламләве. menzela.ru сайтын карагыз.Икенчесе, сәхнәнең аскы ярусында комбайнга охшатып ясалган (тәгәрмәчләре йөрмәсә хәтта мотовила әйләнеп барды) фигурада күчмә ипи пешерү (сүздә дә ипи пешерүчеләре дә шунда иде) пункты күренеше.

Сценарий буенча шунда пешкән икмәкне чемпионатта катнашучыларга һәм экспертларга авыз иттерделәр.

Робот София Минзәлә флагын бәлки күрмәгәндер дә. Әмма тамаша караган һәр кеше аңлагандыр, безнең киләчәк роботлар кулында. Уты янып торучы махсус таякчыклар белән интерактив тавыш бирүдә катнашкан тамашачылар күпчелеге (67 процент) киләчәктә дә кул хезмәте кирәк дисәләр дә, робот техникасын балалар бакчаларында ук өйрәтә башлау бераз куркыта һәм сагайта.

Минзәлә флагы хакында аерым тукталу юкка түгел. Робототехниканы өйрәнү район балалар бакчаларында уңышлы алып барыла. Россия командасы составындагы 63 катнашучының 14 е Татарстаннан. Ә Минзәлә - республикабызның бер өлеше.

Акцент

WorldSkills ның Казанда үтүче чемпионатында 63 илдән 1300 кеше катнаша. Шуңа күрә парад та бер сәгатькә якын булды. Әлеге хәрәкәт 1946 елда башланган. Икенче Бөтендөнья сугышы Европаның экономикасын нык көчсезләтә. Илләргә квалификацияле эшче кадрлар кирәк булганга, яшь профессионал хәрәкәте барлыкка килә. Эшче һөнәрләр буенча чемпионатның беренчесе 1950 елда Мадридта (Испания) үтә. Хәзер әлеге хәрәкәттә 82 ил катнаша. Быел Казанда 45 нче чемпионат үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев