Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина китап бүләк итте

Минзәлә район Советы утырышында катнашканнан соң, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина көннең икенче яртысында Минзәләдәге эшлекле визитын дәвам итте.

Шәһәребезнең үзәк китапханәсендә булып, китапханәнең эшчәнлеге белән танышты. Китапханәнең китап фонды 355 меңнән артык, ел саен республикабызның мәдәният министрлыгы тарафыннан 10 мең ланә китап кайтарыла.  Әлфия Гумаровна китапханәдән китап алып уку гына түгел, ул аралашу , төрле очрашулар урыны да булсын һәм хәзерге заманда бер урында гына таптанып торырга ярамый дигән теләген җиткерде. Ул үзе “Зөләйха күзләрен ача” дигән китапны укый башлаган, аны югары сәнгатьле әсәр дип бәяләде һәм бу әсәрне А.Чехов һәм Л.Толстойлар язган әсәрләр рәтенә куюын яшермәде.  Очрашу азагында район үзәк китапханәсенә унышар данә  “История Камаза”, “Путешествие по Камазу”, “ Дорогу осилит идущей” китапларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев