Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Россия күләмендә өченче цифрлы кинозал Минзәләдә ачылды

Бу казанышка "Мәдәният" милли проект нигезендә ирешелде.

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә- информ")
Россиядә билгеле булган кино бизнесы белән шөгыльләнүче компаниягә Кино Фонды да акчалата ярдәм күрсәткән.Мондый заллар зур шәһәрләрдәге сәүдә үзәкләрендә күптән бар инде. Теләгән һәр кеше кинобизнесы белән шөгыльләнә ала бит. Минзәләлеләргә шуннан ни файда диярсез?!
Яңа гына төшерелеп, прокатка чыккан филмьнарны цифрлы форматта карарга теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек.Кемнең Казанда яисә Чаллыда мондый залларда фильм караганы бар, башка өстенлекләрен дә белә.
"Кинопланета" киночелтәрләр Генераль менеджеры Азамат Гиздетдинов әйткәнчә, элекеге "Победа" кинотеатрының исеме үзгәрми, алар биредә арендада утырачак. Бу проект кимендә биш елга исәпләнгән.
Зал икегә бүленгән, барлыгы 89 утыру урыны.
Билетларны челтәрнең рәсми төркеме аша онлайн алырга мөмкин. Касса да эшләячәк.Көненә сигез сеанс күрсәтү планлаштырыла,
Менә шушы Россия күләмендәге мәдәни проект объектын ачарга район башкарма комитет җитәкчесе Марат Кәримов килде һәм котлау сүзе белән чыгып, кызыл лента кисте.Ачу тантасына кемнәр килүен фотографияләрдә күрергә мөмкин. Музыкаль мәктәпнең "Элегия" бию коллективының чыгышы да кинотеатрларның мәдәниятнең бер өлеше икәнен азсызыклау булып яңгырады.
Соңыннан оештыручылар яшь тамашачыларга призлар уйнаттылар, ә рәсми рәвештә чакырылган кунакларга сугыш темасына багышланган фильм күрсәттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X