Рөстәм Миңнеханов яшь теннисчы Данель Ситдыйковны котлады
Минзәлә командасы өстәл теннисы буенча халыкара ярышларда катнашты
28-30 мартта Байлар Сабасында Өстәл теннисы буенча халыкара ярышлар һәм XXIII ачык шәхси-команда республика ярышлары узды. Алар РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы, «Почет Билгесе» һәм Октябрь Революциясе орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов (ТР рәисе Рөстәм Миңнехановның әтисе) истәлегенә багышланган иде.
— Минзәлә җыелма командасында 4 спортчы катнашты (Ситдыйкова А., Ситдыйков Д., Фәхретдинов Э., Фәхретдинова Э.). Данель Ситдыйков турнир тарихында иң кечкенә катнашучы (6 яшь) буларак тамашачылар симпатиясенең махсус призы белән билгеләп үтелде. Бүләкне аңа ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов тапшырды. Ә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президенты киңәшчесе Игорь Левитин Данель белән аралаштылар һәм аңа киләчәктә спортта уңышлар теләделәр, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га «Олимп» спорт мәктәбе тренеры Олег Ситдыйков.
Турнир РФ Спорт министрлыгының рәсми календарь планына кертелгән. Быел Россия, Беларусь Республикасы, Иран, Кытай, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан 250 дән артык спортчы катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев