Рөстәм Миңнеханов Минзәлә районыннан Фаил Зыязовка мактаулы исем тапшырды
Бүгенге көндә «Минзәлә» кулланучылар кооперативы 39 торак пунктка хезмәт күрсәтә
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Минзәлә районы делегациясе Казанда «Агроволга — 2026» һәм Кулланучылар кооперациясе предприятиеләре һәм оешмаларының халыкара форумында катнашты. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан кооператорларына махсус машиналар тапшырды.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Минзәлә» кулланучылар кооперативы машина йөртүчесе Фаил Зыязовка «Татарстан Республикасының Атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре» дигән мактаулы исем тапшырды.
акцент
«Минзәлә» кулланучылар кооперативы беренче чиратта кирәкле товарларны районның стационар сәүдә объектлары булмаган аз кеше яшәгән һәм ерак урнашкан торак пунктларына илтеп җиткерүне тәэмин итә. «Минзәлә» кулланучылар кооперативы шулай ук районда яшәүчеләрдән төрле авыл хуҗалыгы продукциясе әзерләү белән шөгыльләнә, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрендәге ярминкәләрдә катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев