Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Рус" комбайнчылары да урак батырлары булды

Сишәмбе көнне, район хуҗалыкларында барган эшләрне контрольдә тоту максатыннан атна саен үткәрелә торган йөреп чыгу вакытында район башлыгы Айдар Салахов тагын 9 комбайнчыга премияләр тапшырды.

Кыр батырларының барысы да “Рус” ҖЧҖ комбайнчылары. Комбайн штурвалы артында утырган механизаторларны эшкә дәртләндерү, рухландыру максатында һәм аларга тагын да югарырак уңышларга ирешүдә дәрт өстәү өчен 800,1000, 1500 тонна ашлык суктырган комбайнчылар сафына    Нурьян Абдрахимов, Андрей Грахов, Ринат Латыпов,  Линар Губаев,Азат Мухамадиев, Динар Ахунов, Рифнур Кәбиров, Ренат Галиев, Наил Ибрагимов  кушылды.

-Сез-чын хезмәт кешеләре, уракта геройлар,-диде район башлыгы, аларның кулларын кысып, премия тапшырганда.   

Безнең өстәмә.Район башлыгының 5 мең сум күләмендәге премиясен 43 комбайнчы алды.   Район басуларында рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, 76 комбайнчы эшли. Кайбер фермерлар, шәхси хуҗалыклар үз басуларында үстергән уңышны җыеп алуда катнашкан комбайнчыларның исем фамилияләрен бирмәделәр. Шулай итеп алар басуда эшләүчеләрне район башлыгы премиясеннән мәхрүм итәләр. Ярый ла үзләре эшләгәннең әҗерен бирсәләр?!.

Безгә килеп ирешкән мәгъләматлардан күренгәнчә “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе, “Калморза” хуҗалыгы сабан культураларын суктыруны төгәлләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев