Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рус Мөшегесе авылында совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына багышланган чара үткәрелде

15 февраль – совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылу көне

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Татар Мөшегесе, Рус Мөшегесе авыл мәдәният хезмәткәрләре совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгуына 34 ел тулуга багышлап, "Әфганстан яши күңелдә..."исемле очрашу-кичә үткәрделәр. Чара Рус Мөшеге авылы клубында үткәрелде.

- Кунак буларак әлеге чарага Рус Мөшегесе авылыннан Юпаев В., Федоров М.,Мөслим районы Хәрби хәрәкәт ветераннары оешмасы җитәкчесе Гусманов Д. катнашты.Әһәмиятле очрашу концерт номерлары белән үрелеп барды, - дип хәбәр итте Татар Мөшегесе авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Әлфия Әхмәтова.

Очрашуда Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизҗанов та чыгыш ясады, Әфган ветераннарының бүгенге көндә үсеп килүче яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә мөһим роль уйнауларын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев