Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәрвакыт беренчеләр: Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме үтте

1 нче мәктәпнең 9 сыйныфын 46 укучы , 11 сыйныфны 19 укучы тәмамлый.

(Илшат Вагыйзов,"Минзәлә-информ")

Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәбен тәмамлаучылар үз тормышларында иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе – "Соңгы кыңгырау"бәйрәмен билгеләп үттеләр. Традиция буенча, зур бәйрәм район мәдәният сараенда узды.

Балаларны котлап, Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов:

- Мәктәпне тәмамлап, сез олы тормыш бусагасына басасыз. Сезнең мәктәптә алган белемегез яңа күнекмәләр белән тулыланачак. Сезгә уңышлар, яңа үрләр яулавыгызны телим, туган мәктәбегезне, туган шәһәрегезне, районны онытмагыз. Сезгә кирәкле белем бирү өчен шулкадәр көч куйган укытучыларга аерым рәхмәтемне җиткерәм, - дип билгеләп үтте.

Традиция буенча, чара концерт номерларына бай иде. Алинә Хәйруллина башкаруындагы ком анимациясе дә үзенчәлекле бүләк булды.

Быел 9А сыйныфны тәмамлаган Данила Новиков та чыгышы белән сөендерде. Шулай ук 9А, 9Б һәм 11 сыйныф укучылары да хор белән җырлар башкардылар һәм сәхнәдән вальслар биеделәр.

Укучыларның сыйныф җитәкчеләре әти-әниләре үз теләкләрен җиткерделәр, ә Нэля Титова үзе язган шигырен укыды.

Бәйрәмдә алдынгыларны да билгеләп үттеләр. Олимпиадалар призерларын Минзәлә районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев, ә спортчыларны – "Юбилейный" спорт комплексы директоры Илфар Сафиуллин (ул үзе дә 1 мәктәптне тәмамлаган) бүләкләде. Шулай ук мәктәп исеменнән дә актив укучыларны билгеләп үттеләр.

Ольга Ильина, Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәбе директоры:

- Быел 9 сыйныфны 46, ә 11 сыйныфны 19 укучы тәмамлый. Әлбәттә, без аларның һәркайсын яратабыз , аларның хыяллары тормышка ашсын, үзләре теләгән уку йортларына керсен һәм һөнәр алсын дип телибез. Аларның тормышларында барысы да яхшы булыр, дип ышанып калабыз.

Марат Хәмидуллин фотографияләре

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев