Сабан туйлары җитә!
Май бәйрәмнәре үтте, алда – сабан туйлары. Шәһәрдәге оешма-предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләре катнашында үткәрелгән чираттагы киңәшмә район сабан туена әзерлек мәсьәләләре хакында булды. Киңәшмә район сабан туе үткәрелә торган мәйданда үтте.
Бәйрәмгә әзерлек уңаеннан башкарылучы чаралар арасында иң мөһиме – сабан туе үткәрелүче мәйданны бәйрәмгә әзерләү.
Район башлыгы Айдар Салахов хезмәт кешесен зурлау сабантуйның асылы булырга тиешлеген искәртте. Райондашларыбыз, кайткан кунаклар бәйрәмдә рәхәтләнеп ял итсеннәр, күңел ачсыннар, көч тупласыннар өчен бөтен шартлар тудырылырга тиеш, диеп билгеләп үтте ул.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева сабантуйны үткәрү өчен кайсы оешманың нәрсә өчен җаваплы булуы турында чыгыш ясады. Сабан туен үткәрүгә җаваплы затларга бурычлар йөкләнде.
Безнең өстәмә
Исегезгә төшерәбез, район сабан туе Минзәләдә 8 июньдә, авылларда 9 июньдә була. Чаллыда һәм Түбән Камада сабан туе 16 июньдә, Казанда 23 июньдә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев