Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сабантуйга рәхим итегез

Милли бәйрәмебез 9 июньдә Урман чишмәсе аланында 10 сәгатьтә башланачак. Бәйрәмне ачуда рай­он һәм шәһәр урта мәктәпләре укучылары, урта махсус уку йортла­рында укучылар, район авылларының фольклор ансамбьләре, драма те­атры артистлары катна­шачак. Авыл хуҗалыгы, җитештерү өлкәсендәге алдынгылар колоннасы, спортчылар колоннасы мәйдан буйлап узачак. Сабантуйны ачу тантана­сы парашютчылар чыгы­шы белән тәмамланачак. Программада:...

Милли бәйрәмебез 9 июньдә Урман чишмәсе аланында 10 сәгатьтә башланачак.

Бәйрәмне ачуда рай­он һәм шәһәр урта мәктәпләре укучылары, урта махсус уку йортла­рында укучылар, район авылларының фольклор ансамбьләре, драма те­атры артистлары катна­шачак. Авыл хуҗалыгы, җитештерү өлкәсендәге алдынгылар колоннасы, спортчылар колоннасы мәйдан буйлап узачак. Сабантуйны ачу тантана­сы парашютчылар чыгы­шы белән тәмамланачак.

Программада: традиция буенча авыл хуҗалыгы, җитештерү өлкәсендәге алдынгыларны бүләкләү, татар-башкорт милли уены - көрәш, ат чабыш­лары, уеннар һәм аттрак­ционнар, спорт ярышла­ры.

Сабантуй ярминкәсендә районның барлык хуҗалыклары үз продукци­ясен тәкъдим итәчәк, сәүдә һәм җәмәгать туклануы нокталары эшләячәк.

Автобуслар шәһәрнең Октябрь мәйданыннан һәм «Агыйдел» кибете яныннан йөриячәк.

Сабантуйлары 7 июнь көнне Юртауда - 11 сәгатьтә, Урыста - 15 сәгатьтә, Иркәнәш һәм Хуҗәмәттә - 16 сәгатьтә, Николаевкада - 18 сәгатьтә, 9 июньдә, 14 сәгатьтә - Юга­ры Тәкермән авылында, 16 сәгатьтә - Тулбай, 18 сәгатьтә - Мияштә, 12 июнь көнне 11 сәгатьтә - Кызыл Төбәктә, 16 сәгатьтә Дәвектә булачак.

Ә башка авылларда - Мөшеге, Аю, Воровский, Кадрәктә - 8 июнь көнне - 10 сәгатьтә, Бикбау, Яңа Мәлкәндә - 11 сәгатьтә, Тупачта - 13 сәгатьтә, Наратлы Кичү, Байлар һәм Гөлектә - 15 сәгатьтә, Калморза­да 17 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуй