Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Санар өчен бүләчәкләр

Районда 2020 елда Халык саны исәбен алуга әзерлек чараларының икенче этабы башкарыла.

Халык саны исәбен алу өчен район территориясен хисап һәм исәпкә алу участокларына бүлү бара. Бу хакта безгә район статистика бүлегенең җитәкчесе Люция Муллагалиева сөйләде.

- Әлеге бүлү халык турында мәгълүмат җыючы затларга йөкләнеш нормаларыннан чыгып, йорт адресларының, картографик материалның актуальләштерелгән исемлекләре нигезендә алып барыла, - ди Люция Муллагалиева. – Барлыгы районда 8 исәпкә алу һәм 51 хисап участогы булачак. Шуларның 5 исәпкә алу һәм 30 хисап участогы шәһәрдә, калганнары – авылларда булачак. Аларның төгәл урнашу урыннарын соңрак хәбәр итәрбез.

Хәзерге вакытта муниципаль районда ВПН 2020 үткәрүнең оештыру планын төзү буенча эш дәвам итә. План Бөтенроссия халык санын алуны әзерләү, үткәрү һәм йомгак ясау автоматлаштырылган системасын кулланып эшләнә.                                           

Исәпкә алу һәм стационар участокларны урнаштыру өчен бүлмәләр саны билгеләнә. Кыр дәрәҗәсе контролерлары һәм исәпкә алучылар эшен оештыру өчен картографик материал әзерләү эшләре дә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев