Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Санитар-экологик чистарыну икеайлыгы

Тирә-ягыбызга, табигатькә карата булган битарафлыкны төзәтер чор – апрель җитте. Районда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык игълан ителде.

(Минзәлә, 1 апрель, “Минзәлә-информ”,  Флүрә Мусина)

 Район территориясендә санитар чисталыкны, халыкның санитар-эпидемиологик һәм экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, икеайлык игълан итү турында район башкарма комитетының карары чыкты.

Әлеге икеайлыкны үткәрү өчен җаваплы итеп  район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Чухланцев билгеләнде.

Кабул ителгән карар нигезендә, икеайлык чорында район территориясендә санитар чисталык, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча чаралар планы төзелде, шулар буенча җаваплы затлар билгеләнде.

Икеайлык чорында район башкарма комитетының административ комиссиясе эшен активлаштырырга, административ хокук бозулар турында протоколлар төзергә вәкаләте булган вазифаи затларга шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлеше өчен контрольне көчәйтергә, диелә.

Икеайлык барышында өмәләр, агачлар утырту оештырылачак. Һәркем үзе яшәгән, үзе эшләгән тирәлекне тәртипкә китерергә, табигатебезнең, сулар һавабызның, эчәр суларыбызның чиста булуына өлеш кертергә тиеш.

Фотография редакция архивыннан, 2017 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев