Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сенаж салуда чулманлылар алдыра

"Сөт иле Чулман" филиалында сенаж салу өчен күпьеллык үләнне ЕС-1 комбайны белән Наил Галимов чабып тора. Җилләгән массаны Полесье -280 комбайны белән Фирдәвис Юмаев, Әскат Әхмәтов, "Ягуар" азык хәзерләү комбайнында хезмәт куючы ТРның атказанган механизаторы Василий Калинин, КСК-100 комбайны белән Зөфәр Гәрәев турап, ваклатып машиналарга төяп җибәрәләр. КамАЗ автомашиналарын иярләүчеләр:Зөфәр...

"Сөт иле Чулман" филиалында сенаж салу өчен күпьеллык үләнне ЕС-1 комбайны белән Наил Галимов чабып тора.

Җилләгән массаны Полесье -280 комбайны белән Фирдәвис Юмаев, Әскат Әхмәтов, "Ягуар" азык хәзерләү комбайнында хезмәт куючы ТРның атказанган механизаторы Василий Калинин, КСК-100 комбайны белән Зөфәр Гәрәев турап, ваклатып машиналарга төяп җибәрәләр. КамАЗ автомашиналарын иярләүчеләр:Зөфәр Минаев, Өлфәт Фәрдиев, Расил Фаррахов, Габдулла Гәрәев, Ильяс Идрисов, Мөнзил Гыйльметдинов, МТЗ-1221 тракторында эшләүче механизаторлар:Ясир Шакиров, Алмаз Бәдретдинов, Фәнил Сәхапов бер өзлексез ташып торалар. Кайткан массаны тыгызлап тору-механизаторлар К-701 тракторында хезмәт куючы Рафис Кагиров, Рәмзил Хабиров, Нурзаһит Салаховка йөкләнгән.Бу уңганнар башта Балтай сөтчелек комплексында ике мең тонналы базны тутырып, шимбә көнне Тулбай сөтчелек комплексындагы базны башладылар. Бүгенге көндә барлыгы дүрт мең тоннага якын сенаж базларга тупланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев