Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шәхси хуҗалыкта күпләп мал асраучы Минзәлә районыннан Фәрит Мияссаров100 мең сум премия алачак

Бүген Казан шәһәрендә муниципаль берәмлекләрнең съезды була, анда шәхси хуҗалыкларда иң күп мал асраучыларны билгеләп үтәчәкләр һәм әлеге чарада Кадрәк авыл җирлеге Яңа Тәкермән авылыннан күпләп мал асраучы Фәрит Мияссаровка 100 мең сум премия тапшырачаклар. Күпләр кебек читтән бәхет эзләми Фәрит әфәнде. Авылда төпләнеп кала ул. Кадрәк авыл җирлегендәге Яңа...

Бүген Казан шәһәрендә муниципаль берәмлекләрнең съезды була, анда шәхси хуҗалыкларда иң күп мал асраучыларны билгеләп үтәчәкләр һәм әлеге чарада Кадрәк авыл җирлеге Яңа Тәкермән авылыннан күпләп мал асраучы Фәрит Мияссаровка 100 мең сум премия тапшырачаклар.

Күпләр кебек читтән бәхет эзләми Фәрит әфәнде. Авылда төпләнеп кала ул.

Кадрәк авыл җирлегендәге Яңа Тәкермән авылына килеп кереп бераз баргач киң, зур ихатага игътибар итәсең. Матур йорт, койма-барысы да хуҗаларының уңганлыгын, җитеш тормышта яшәгәнлеген күрсәтеп тора.

Әлеге йортта уңган кешеләрнең берсе Әлфия ханым һәм аның ире Фәрит Мияссаров яши. Алар заманында Яңа Тәкермән авылы товарлыклы сөтчелек фермасында хезмәт куйдылар. Бер үк вакытта үз хуҗалыкларында мөгезле эре терлек тә тоттылар. Уңганлыклары белән авылдашларын шаккаттырып елдан-ел терлек санын арттыра барып мөгезле эре терлекләр санын 65 башка җиткерделәр, шуның 33 башы савым сыеры.

Алар терлекчелек-авыл кешесе өчен төп табыш чыганагы икәнлеген яхшы аңлыйлар.. Нинди генә чор булмасын, бу тармак шулай кала бирә. Малы барның ашы бар, дип юкка гына әйтмәгән халык. Шунысы куанычлы: хәзер Кадрәк авыл җирлегендә яшәүчеләр сыерны, үгезне берничә баш кына асрамый, ә күпләп тота. Мияссаровлар гаиләсеннән ак көнләшү белән көнләшеп җирлектә яшәүчеләр үз ихаталарында 4-5 баш савым сыеры асрый башладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев