Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шәһәребез тырыш кешеләр белән данлы

Минзәләдәге ТОС җитәкчеләре хезмәт ветераннары хөрмәтенә “Чын күңелдән” дигән бәйрәм чарасы оештырдылар.

(Минзәлә, 28 февраль, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина). Районыбызда күп еллар бер коллективта фидакарь хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан, шушы хезмәте һәм яшәеше белән башкаларга үрнәк булган, хәзерге көндә дә җәмәгать эшләрендә актив катнашучы өлкәннәр – хезмәт ветераннары аз түгел. “Веста” яшьләр үзәгендә үткәрелгән чираттагы чарага да шәһәребезнең мөхтәрәм кешеләре – күпьеллык хезмәт стажына ия булган дистәдән артык хезмәт ветераны чакырылган иде. Алар – төрле һөнәр ияләре, һәркайсы шәһәребез үсеше өчен халык хуҗалыгының төрле тармакларында тырышып эшләгән кешеләр. Һәрберсенең хезмәт юлы мавыктыргыч, шәһәребез, республикабыз тормышы белән бәйле.
– Хөрмәтле өлкәннәребез, сез районыбыз, шәһәребез үсеше өчен намуслы һәм тырыш хезмәт куйдыгыз. Сезнең фидакарь хезмәтегез, актив тормыш рәвеше алып баруыгыз өчен барыгызга да олы рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Илебездәге, райондагы вакыйгалар сезнең тормышыгыз белән бәйле, шәһәребез үсеше – сезнең хезмәтегез ул. Шәһәребез сезнең кебек тырыш кешеләр белән данлы. Быел ике зур датаны билгеләп үтәбез: Бөек Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССРның 100 еллыгын. Без барыбыз да илебезне, кече ватаныбызны яратабыз, аның белән горурланабыз. Шәһәребез төзекләнә, юллар, социаль объектлар төзелә, капиталь ремонт ясала. Тормыштан ямь табып, хәзерге матур көннәрнең рәхәтен күреп яшәсәгез иде. Барыгызга да исәнлек-саулык, озын гомер, аяз күк йөзе, мул тормыш телим, –диде өлкәннәрне район башлыгы исеменнән котлап шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева.
Өлкәннәрне котларга заманында үзләре хезмәт куйган оешма, учреждение җитәкчеләре, шулай ук ветераннарның якыннары, туганнары да килгән иде.
Бәйрәм тантанасын алып барган ТОС№1 һәм ТОС№3 җитәкчеләре Гөлфия Хәлимова һәм Надежда Волощенко, форсаттан файдаланып, быел олуг юбилеен билгеләп үтүче хезмәт ветераны, элеккеге ТОС җитәкчесе Наилә Сәлимгәрәеваны котлап, матур теләкләрен җиткерделәр.
Бәйрәм ахырында ТОС җитәкчеләре барлык хезмәт ветераннарына истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Өлкәннәр чордашлары белән рәхәтләнеп аралашты, бер-берсенең хәлләрен сорашты, үзләрен зурлаганнары өчен бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Безнең өстәмә
Бәйрәм чарасы җылы атмосферада үтте. Буыннар чылбыры өзелмәсен, өлкәннәрдән яшьләр үрнәк алсын дип, әлеге чарага мәктәп укучылары, студентлар да чакырылган иде. ТОС җитәкчеләре “Веста” күпфункцияле яшьләр үзәге бинасында әледән-әле төрле чаралар үткәреп киләләр. Районның җәмәгать тормышында актив катнашканы, үсеп килүче буынга әхлакый тәрбия бирүгә өлеш керткәне өчен әлеге коллективка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев