Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шәһәрнең 1 нче урта мәктәбендә ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов катнашында парламент дәресе үтте

Тормышта үз юлыгызны сайлаганда, куркып калмагыз, университетка керергә уйлагансызмы, физик эш белән шөгыльләнәсезме, әллә интеллектуаль хезмәт сайлыйсызмы, нинди карар кабул итсәгез дә, барысы да дөрес, иң мөһиме - эшләргә кирәк. Бу сүзләрне ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов парламент дәресендә - 1 нче урта мәктәпнең...

Тормышта үз юлыгызны сайлаганда, куркып калмагыз, университетка керергә уйлагансызмы, физик эш белән шөгыльләнәсезме, әллә интеллектуаль хезмәт сайлыйсызмы, нинди карар кабул итсәгез дә, барысы да дөрес, иң мөһиме - эшләргә кирәк. Бу сүзләрне ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов парламент дәресендә - 1 нче урта мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары каршында әйтте.

Дәреснең исеме "Законнар кайда туа?" дип атала иде. Шунлыктан депутат парламент төзелеше, Конституция, законнар хакында укучыларның белемнәрен тулыландырды, законнарның кабул ителгәнче нинди юл үтүен аңлатты:

-ТР Дәүләт Советындагы 100 депутатның 20 се генә парламентта эшли, калганнарының төп эш урыннары бар. Минем төп вазифам - Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бер үк вакытта Татарстан Халыклар ассамблеясе советы рәисе дә булып тора, бергәләп эшлибез. Ассамблеянең төп принцибы - бар халык та тигез. Бу да үзенә бер төрле парламент.

Укучылар депутатка үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Айзилә Фәттахова:

-Мәктәбебез зур, 600 укучы укый, кайчак спортзалда берьюлы өчәр сыйныф шөгыльләнәбез. Районда мәктәпләрне спорт мәйданчыклары белән тәэмин итү программасы эшләвен беләбез, әмма бездә мәйданчык юк. Дөрес, Җиңү паркында (ул безнең мәктәпкә беркетелгән) спорт мәйданчыгы булачак, әмма без анда йөрсәк, дәрескә өлгерә алмыйбыз.

Депутатка наказ буларак яңгыраган бу сорау залда аеруча җанлылык уятты.

Фирүзә Гыйльметдинова:

-Еш кына рус милләтеннән булган сыйныфташларымнан: "Безгә татар теле авыр бирелә. Сез рус телен дә беләсез, безнең белән нигә рус телендә аралашмыйсыз", дигән сүзләр ишетергә туры килә. Әйтегез әле, мин аларга ни дип җавап бирим?

Ирек Илдус улы моңа җавап итеп, ике телне дә яхшы белү өстенлегенә мисал китерде. Сентябрь аенда гына Пермь шәһәрендә дәүләт милли сәясәте өлкәсендә эшләүчеләрнең беренче Бөтенроссия конкурсы узган. Ирек Шәрипов өч номинациянең берсендә җиңеп, "Россиянең иң яхшы Халыклар дуслыгы йорты директоры" исемен яулаган (бу турыда әйткәч, зал көчле алкышларга күмелде). Үзе ул бу турыда " ике телне дә яхшы белмәсәм, бу җиңүгә ирешә алмас идем", диде.

Укучылар бик актив булды, әңгәмә җылы, дустанә мөнәсәбәтләрдә узды. Шулай ук "Ни өчен Сез депутат булдыгыз?" "Бердәм Россия" сәяси партиясенә ничек керергә?" кебек сораулар бирелде. Бер сорау да җавапсыз калмады.

-Нинди генә бай ил булмасын, милләтара мөнәсәбәтләр начар икән, ул алга китә алмый. Шуның өчен дә милли мәсьәләгә бик җитди карарга кирәк. Депутат буларак минем миссиям дә милли сәясәтне яхшылап аңлатуга кайтып кала. Һәр районда Халыклар дуслыгы йорты ачып булмый. Казан, Чаллы, Әлмәт, Менделеевск, Түбән Кама шәһәрләрендә алар бар. Халыклар дуслыгы йортында бик күп чаралар уздырыла, бу - этномәдәни фестивальләр, толерантлык һәм дуслык дәресләре, күргәзмәләр, мәгариф һәм спорт чаралары, фәнни очрашулар, - дип эшчәнлекләре турында сөйләп узды депутат.

Очрашуга килгән район башлыгы урынбасары Фәис Вагыйзов укучыларга федераль закон нигезендә сентябрьнең икенче якшәмбесе бердәм сайлау көне булуын бәян итте, шуның нигезендә 2015 елның 13 сентябре Бердәм сайлау көне булачак. Бу көнне җирле органнарга депутатлар (район башлыгын да кертеп), ТР Президенты да сайланачак.

-Без Ирек Шәрипов белән депутат буларак та, Халыклар дуслыгы йорты директоры буларак та, биш ел дәвамында аралашып торачакбыз. Районда эшләп килә торган 25 программа буенча бурычларны тормышка ашырганда, бәлки Сезнең белән ешрак очрашырга насыйп булыр, - дип төгәлләде ул чыгышын.

Депутат белән көн дә очрашмыйлар, өстәвенә үсеп килүче буын өчен бу бигрәк тә истәлекле булачак.Ахырда укучылар һәм педагоглар депутат белән фотога төштеләр.

Безнең белешмә.

Ирек Шәрипов ТР Дәүләт Советына "Бердәм Россия" партиясе аша сайланды. Ул Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Күп еллар Удмуртиядә яшәгән, һөнәре буенча журналист, радиода, телевидениедә эшләгән, 8 ел "Яңарыш" газетасында баш мөхәррир вазифаларын башкарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев